Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз халкына хезмәт итә

Бүген без район эчке эшләр бүлеге ветераны Юзумханов Минтаһир Минзагир улы турында сөйлибез.


Безнең герой Тубылгы Тау авылыннан, мәктәпне Ленино авылында тәмамлый. 1987-1989 елларда Германиядә совет гаскәрләре төркеме составында авторотада хезмәт итә. Сержант званиесендә, әти- әнисенә хуҗалык буенча ярдәм итү теләге белән кайта. «Советская Татария» колхозында «ЗИЛ-130» машинасында шофер булып урнаша. Беркетелгән техниканы менә дигән итеп ясый, һәрвакыт төзек хәлдә тота, эшне намус белән үти. Аның тырышлыгын, намуслылыгын һәм ярдәмчеллеген күрми калмыйлар: колхоз җитәкчелеге читтән торып Чистай совхоз-техникумына укырга җибәрә. Һәм яңа тормыш башлана: көндез-руль артында, ә кичләрен буш вакытларында дәреслекләрне җентекләп өйрәнә.
Бервакыт 1992 елда Минтаһирны Яңа Чишмә РЭЭБ начальнигы кабинетына әңгәмәгә чакыралар. Ул нык гаҗәпләнә - хокукка каршы берни кылмаган да кебек. Тик РЭЭБ җитәкчесе Сәгыйт Сәгыйров кунакны җылы каршылап, аның борчылуын күзләреннән күреп, тынычландырырга ашыга: «Без синең турында колхоз җитәкчелегеннән ишетеп торабыз, авылдашлар сине тыныч, игелекле холкың өчен бик хөрмәт итәләр, ә иң мөһиме – тәртипле булуың өчен. Менә шундый кешеләр безгә кирәк тә», - дигән.
Шулай итеп ул милиция хезмәткәре була. Көн саен яңгырда, карда, төнге патрульлек итүдә ДПС инспекторы Юзумханов Минтаһир – юлда. Бер көн эчендә генә дә ул күпме юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны туктата: ә аларның һәркайсының үз холкы һәм социаль статусы бар. Кемдер беренче юлга гафу итүен, кайсыдыр вазифасы белән куркытырга теләгән. Әмма закон бозучы кем генә булса да, аның алдында – кеше, ә ул үзе – үз эшен башкара һәм аның язмышы өчен ул җаваплы. Җәза биргәнче, ул һәрвакыт тәртип бозуның нинди булуыннан чыгып эш иткән: ни өчен тәртип бозган, беренче тапкыр бозганмы, гаилә составы нинди. Барысын да ачыклагач кына карар кабул иткән. Кайчагында җибәрергә дә туры килгән, ләкин кабат бозса гафу итүгә өмет булмавын  аңлаткан.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчелегендә эш нәтиҗәләре буенча һәрвакыт алдынгылар исемлегендә иде. Һәм халык аны принципиальлеге һәм аеруча намуслылыгы өчен хөрмәт итте – бу милиция хезмәткәре өчен иң мөһим сыйфат.  Шулай 6 ел үтте. Аның тырышлыгы игътибарсыз калмады һәм 1998 елда аны Эчке эшләр министрлыгының Чистай шәһәрендәге ЮХИДИ идарәсенә юл-патруль хезмәте взводы командиры урынбасары итеп күчерәләр. Биредә өлкән лейтенантка чаклы хезмәт итә һәм пенсиягә кадәр эшли. Тубылгы Тау авылында рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче хатыны Римма белән улы Эльвирны (1996 елда туган) тәрбияләп үстерәләр. Күптән түгел Эльвир техник-механик белгечлеге буенча Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган.
Хәзер Минтаһир Минзагир улы лаеклы ялда. Тик ул өйдә кул кушырып утыра торган кешеләрдән түгел: кемгәдер укырга керергә, кемгәдер юридик проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә, кемнедер эшкә урнаштыра (аерым алганда, нефть компанияләренә). Аның танышлары, дуслары бик күп. Бу халыкка хезмәт итү өчен туган кеше дигән сүз. Моннан тыш, Минтаһир Минзагир улы – ЭЭМ бүлегенең беренчел ветераннар оешмасы әгъзасы да, ветераннар хәрәкәтендә актив катнаша.
Кешеләргә түләүсез, йөрәк кушуы буенча ярдәм итү - бу нинди көч, нинди энергия кирәк, бу хакта Минтаһир үзе һәм якыннары гына белә. Димәк аның милициядә дә, аннан соң да тормышы берни белән дә аерылып тормый. Бу җәһәттән ул ЭЭМ бүлегенең хәзерге хезмәткәрләре, бигрәк тә яшьләр өчен үрнәк булып тора. Бүген, 21 июнь көнне аңа 50 яшь тула, аңа нык сәламәтлек һәм гаилә бәхете телибез.
Вәлиҗан Мөхсинов, 
ЭЭМ бүлегенең 
ветераннар Советы рәисе,
Эдуард ЖИРНОВ, 
район эчке эшләр 
бүлеге начальнигы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев