Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Закон сагында 296 ел

    Россиядә прокуратура барлыкка килгән вакыттан алып 296 ел эчендә дәүләт строе берничә тапкыр үзгәрүгә карамастан, икътисадый яктан да, сәяси яктан да реформалар үткәрелде һәм үткәрелә, прокуратураның максаты һәм бурычлары үзгәрмәде, алар шул ук кала бирә.

    12 гыйнварда Россия Федерациясе прокуратура органнары барлыкка килүнең 296 еллыгын бәйрәм итү сәбәпле район прокуроры вазыйфасын башкаручы Рушан Гарифуллин үзенең хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый, аларга ныклы исәнлек, бәхет һәм иминлек тели.
    - Бу көнне ТР Яңа Чишмә районы прокуратурасы әләме астында эшләгән район прокурорларын искә алмый ярамый, менә алар: Н.Г. Марюткин, А.Н. Стебо, А.В. Беззубов, М.И. Әхәтов, Р.М. Шәрәфетдинов, Н.Я. Бадыйков, Э.Р. Хираҗев, А.В. Парамонов.
    Яңа Чишмә районы прокуратурасы үз эшчәнлегендә федераль законнарның үтәлешенә, оператив-эзләү эшчәнлеген башкаручы органнар тарафыннан законнарның үтәлешенә, сорау алу һәм алдан тикшерүләр үткәрүгә, суд приставлары тарафыннан законнарның үтәлешенә күзәтчелек итә. 2017 елда район прокуратурасы тарафыннан 635 закон бозу очрагы ачыкланган (икътисад өлкәсендә 109, әйләнә-тирә мохитны саклау һәм табигатьтән файдалану - 77, кеше һәм гражданинның хокукларын саклау - 423, балигъ булмаганнарның хокуклары һәм мәнфәгатьләре турында - 97 һ.б.). Тикшерү нәтиҗәләре буенча 269 күрсәтмә чыгарылган (күрсәтмәләр нигезендә 279 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 3 алдан искәртү белдерелгән, 37 гариза судка җибәрелгән (56 мең сумлык), хокук бозучыларга карата 75 административ эш кузгатылган, җирле үзидарә органнарының законсыз 61 хокукый актларына протест белдерелгән. Прокурор тикшерүләре вакытында җыелган, тикшерү һәм сорау алу органнарына җибәрелгән материаллар нигезендә төрле категориядә 1 җинаять эше кузгатылган. Прокурор хезмәткәрләре тарафыннан 91 җинаять эше буенча дәүләт гаепләве хупланган, 61 гражданлык эшләрендә катнашу кабул ителгән.
    "Россия Федерациясендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында" Федераль Законга туры китереп, гражданнардан кергән 113 гариза, мөрәҗәгать һәм шикаять каралган һәм хәл ителгән, алар буенча нигезләнгән карарлар кабул ителгән. Бу күрсәткечләргә район прокуратурасы хезмәткәрләренең үз бурычларын намус һәм һөнәри осталык белән башкарулары аркасында ирешелгән, аерым алганда район прокуроры А.В. Парамонов, район прокуроры ярдәмчесе Р.М. Галимов, прокуратураның өлкән белгече Н.В. Скачковалар зур өлеш керткән. Моннан тыш, прокуратура хезмәткәрләре С.А. Петровичева һәм А.И. Лобовларны да билгеләп үтми мөмкин түгел.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: