Озакка сузылган каты авырудан соң 70 нче яшендә якташыбыз, Яңа Чишмә районының Почетлы гражданины, "Татмелиорация" траст компаниясе ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Залаков Әнвәр Мәхмүт улы вафат булды.
Залаков Ә.М. 1948 елның 18 декабрендә Тат. Волчья (хәзер Акбүре) авылында туган. Армия хезмәтен үтеп, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң "Алькеевоагропромхимия" җитәкчесе булып эшләгән, 1991-1995 елларда "Татсельхозтехника" холдинг ширкәтен җитәкли, 1995-1999 елларда Сарман районы башлыгы була һәм 1999 елдан башлап "Татмелиорация" акционерлык җәмгыятен җитәкли. Барлык җитәкчелек иткән урыннарда да ул намус белән, зур җаваплылык тоеп эшләгән, үз кул астындагы кешеләрнең хезмәте һәм көнкүреше өчен тиешле шартлар булдыруга зур игътибар биргән.
Үз кече ватанының чын патриоты буларак, ул Яңа Чишмә районының икътисадый, социаль һәм рухи үсешенә, аның тарихи-архитектура йөзен торгызуга һәм саклауга зур өлеш кертте.
Күп еллар дәвамында Әнвәр Мәхмүт улы Залаков районга саллы ярдәм күрсәтте. Аның ярдәме белән районда дистәләгән буа төзелде, туган авылында ул су белән тәэмин итү системасын яңартып төзүдә, мәчеткә капиталь ремонт ясауда, авыл музеен яңартып төзүдә һәм ачуда, юллар төзүдә һ.б. бик күп эшләрдә ярдәм иткән кеше. Ул бездә үткән Сабантуйларның даими иганәчесе булды.
Әнвәр Мәхмүт улы гаиләсенең таянычы, өч кызының кадерле әтисе һәм биш оныгының яраткан бабасы иде.
Әнвәр Залаковның дәүләт алдында күрсәткән хезмәтләре югары бәяләнгән - ул ТР һәм РФ ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, "Почет Билгесе", Дуслык орденнары һәм күп төрле медальләр белән бүләкләнгән. Туган районы үсешенә керткән саллы өлеше өчен 2016 елның ноябрендә аңа Яңа Чишмә муниципаль районының "Почетлы гражданины" дигән исем бирелде, ул аның белән бик горурланды.
Залаков Әнвәр Мәхмүт улы турындагы якты истәлек йөрәкләребездә озак сакланыр.
Козлов В.М., Фәсахов Р.Р., Попкова Н.И., Фәйзуллин И.Х., Семеняк В.Н., Исхакова Л.К., Габетдинов Р.Х., Богомолов Л.Е., Закирова Н.М., Мусин А.В., Җәләлетдинов Җ.М.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев