Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзара салым акчасын тулысынча үзләштерергә кирәк

Район авыл җирлекләре башкарма комитетларының һәм бюджет учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча чираттагы киңәшмәдә агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Киңәшмә башланыр алдыннан Әдәмсә авыл җирлеге башлыгы Любовь Котованы туган көне белән котладылар (рәсемдә). Алдагы киңәшмә беркетмәсенең үтәлеше турында район Советының оештыру бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева сөйләде. Барлык йөкләмәләр, нигездә, үтәлгән.
Электрон документ әйләнеше системасындагы эш турында район Советының гомуми бүлек начальнигы Татьяна Кривошейкина информация ясады.
Социаль челтәрләрдә район халкының нинди сораулар һәм проблемалар күтәрүе турында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Светлана Мартышова җиткерде. Сораулар, нигездә, төзекләндерү, чүп-чар чыгару, су белән тәэмин итү торышы, юлларга ремонт һ.б. буенча. Вячеслав Козлов җирлек башлыкларының игътибарын аларның социаль челтәрләрдә эшләргә, барлык мөрәҗәгатьләргә оператив җавап бирергә кирәклегенә юнәлтте. Бу, беренче чиратта, Ленино, Петропавел, Әдәмсә, Буревестник һәм Черемухово авыл җирлекләре башлыкларына кагыла.
Аннары киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Надежда Попкова җыелган үзара салым акчаларыннан файдалану торышына җентекләп анализ ясады. 2019 елның 19 октябренә үзара салым акчасы – 16,4 млн.сум. Башкарылган эшләр һәм хезмәтләр өчен күчерелгәне 7,6 млн. сум тирәсе, үткәрелгән конкурсларда лимитта - 4,5 млн. сумнан артык, калган сумма - 4,3 млн.сум.
Акчаларның зур өлеше (5,1 млн.сум) юлларны норматив хәлгә китерүгә (32%) бара,  су белән тәэмин итү системасына хезмәт күрсәтү - 4,2 млн. сум (26%), кышын юлларны карап тотуга (кардан чистартуга һ. б.) 1,6 млн. сумнан артык, контейнер мәйданчыклары төзүгә – 1 млн. сумнан артык, калган суммалар чишмәләрне, зиратларны төзекләндерүгә һәм башка мөһим юнәлешләргә бирелә.
Чыгыш ясаучы үзара салым акчаларын ел азагына кадәр калган вакыт эчендә тулысынча файдаланырга, авыл җирлеге башлыкларына акчаны куллануга документацияне рәсмиләштерү буенча мәсьәләләрне оперативрак хәл итәргә кирәк, дип билгеләп үтте. Бу планда яхшы эшләүче АҖ ләр: Архангел авыл җирлеге, анда үзара салым акчасының 95%ы үзләштерелгән, Зирекле – 84%, Петропавел – 78%, Акбүре – 77%, Чабаксар – 70%, Екатерина һәм Шахмай авыл җирлекләре – 64 шәр %.
Ә менә Ленино авыл җирлегендә әлегә бер генә сум акча да (документаль рәвештә) үзләштерелмәгән, Буревестник АҖдә – нибары 2%, Тубылгытауда – 8%, Красный Октябрь һәм Акъяр АҖдә -12 шәр %, Әдәмсәдә - 29%, Яңа Чишмәдә - 34% һәм Черемухово АҖдә - 45%. Район башлыгы җирле үзидарә башлыкларына үзара салым акчаларын үзләштерү барышын шәхси контрольгә алуны таләп итте.
Аннан соң киңәшмәдә финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишинаның 9 ай эчендә район бюджеты үтәлеше һәм салым түләү барышы турында мәгълүматы тыңланды, ә милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попкова муниципаль милекне сату, исәптән төшерү, исәпкә кую һәм зиратлар өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү турында мәгълүмат бирде.
Киңәшмәдән соң район баланс комиссиясе утырышы булды, анда район учреждениеләре тарафыннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү торышына кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Азат МУСИН.
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев