Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзара салымның абруе да, взнослар да арта

2019 елда Красный Октябрь АҖ халкы 126 мең 600 сум акча җыйды. Аларга республикадан 506 мең 400 сум күләмендә акча кергән. Барлык сумма өч торак пунктны гомуми төзекләндерүгә файдаланыла, өстәвенә, 100дән артык авыл җирлеге кешесе үзара салым программасында катнашырга теләмәгән, ягъни 300әр сум кертмәгән.


Шуңа да карамастан, алар, барысы кебек үк, барлык «байлыклардан» да файдаланачак. Юллар, чишмәләр, каты көнкүреш калдыклары җыю өчен контейнерлар: бу бит атна буе транспорт көтеп, чүп-чар җыюга караганда уңайлырак.  Ә 2 контейнер сатып алып контейнер мәйданчыгы төзелешенә, мәсәлән, Новопоселенная Лебедкада 50 мең сум акча тотылган.  Шул ук контингенттан (елдан-ел акча тапшырмаучылар) күпләр су белән тәэмин итү системасыннан да канәгать түгел.  Бу максатларга ике кечкенә авылда - Екатериновка һәм Новопоселенная Лебедкада быел 40 мең сум акча тотылган. Өстәвенә, Екатериновкада чишмәне киртәләп алуга 50 мең сум акча киткән. Красный Октябрь авыл җирлеге халкының төп өлеше авылда яшәү шартларын яхшыртуда үзара салымның соңгы роль уйнамавын аңлый. Новопоселенная Лебедкада яшәүче Людмила Гришина үзара салымны элеккегечә 300әр сум түгел, ә 500әр сум кертү тәкъдиме белән килешәм, ди. Халык җыенында төзекләндерү буенча сөйләшенгән сораулар белән аның сеңлесе Полина Филатова да килешә.   
Екатериновка авылыннан Елена Насыйбуллина 500әр сум кертү тәкъдимен җыенда катнашучыларның барысы да хуплады, дип сөйли.
- Үзара салымның репутациясе арта: ул кергәннән бирле авыл кыш көне дә (барлык юллар да кардан чистартылган), җәй көне дә (юл кырыйлары чабылган) тиешенчә карала, тәүлекнең караңгы вакытында авыл урам фонарьлары белән яктыртылган, төзекләндерелгән чишмә матур итеп коймалап алынган. Бездә хуҗалары шәһәрләрдә яши һәм эшли торган дача йортлары бар, ә биредә алар вакытлыча гына булалар, әмма алар да уртак «казанга» бик теләп акча кертәләр.
Гражданнар җыеннарында Красный Октябрь АҖ башлыгы Владимир Захаров һәр тотылган сум өчен хисап тотты. Иң зур сумма - 278000 сум Красный Октябрьдә зиратта техник бина төзүгә; кышкы һәм җәйге чорда юлларны карап тотуга – 162000 сум; 80000 сумга тракторга роторлы чапкыч сатып алуга; Екатериновкада чишмәнең алгы өлешен коймага алыштыруга - 50000 сум; Новопоселенная Лебедкада 2 контейнер сатып алып контейнер мәйданчыгы төзү; Екатериновкада һәм Новопоселенная Лебедкада су белән тәэмин итү системасын проектлау, ремонтлау һәм хезмәт күрсәтүгә 40000 сум тотылган.
2020 елда 500әр сум акчага җыярга карар иткәннәр, ә бу акчаларга ике бензотример сатып алырга, чишмәне һәм балалар өчен уен мәйданчыкларын тотып алырга, контейнер мәйданчыклары төзүне һәм контейнерлар сатып алуны, су белән тәэмин итүне, юлларны яхшырту һ.б. буенча эшне дәвам итәргә уйлыйлар. Бу тәкъдимнәргә җирлектәге халыкның күпчелеге риза.
Лариса ФЕДОРОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев