Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Үзбәкстан гражданнары Яңа Чишмәдә тавыш бирәчәк

    12 декабрьдән 18 енә кадәр Татарстан Республикасында яшәүче Үзбәкстан гражданнары Үзбәкстан парламентына сайлауларда ерактан вакытыннан элек катнашачаклар.


    Яңа Чишмә районында 60 ка якын Үзбәкстан кешесе яши һәм алардан 44 есе тавыш бирүдә катнашачак. Алар, нигездә, “Агро-Основа” ҖЧҖ дә эшли һәм Шахмай, Акъяр, Чаллы Башы һәм Чертуш авылларында яшиләр.
    Сайлау пункты Яңа Чишмәдәге Халыклар дуслыгы йортында булачак, адресы: Заливная ур., 4 йорт. Тавыш бирүләр шимбә, 14 декабрьдә сәгать 8 дән 10 га чаклы узачак. Сайлаучыларны алып килү оештырылачак.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: