Зирекле авыл китапханәсе хезмәткәре тыл хезмәтчәненең өендә булган
Зирекле авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Закирова Зәйнәп Сәлимхан кызы янында игелеклелек һәм әдәплелек визиты белән булган.
БЕЗ - КЕШЕ
Көнгә берәр тапкыр һәрберебез,
Эшләмәсәк әгәр яхшылык,
Йөзебездән яки күзебездән
Балкымаса бераз яктылык…
-Кешеме без, үрнәк алырлык?!
Учка алып әгәр җылытмасак,
Йә алмасак җылы кочакка,
Сүнмәсен, йә сүрелмәсен диеп,
Утын өстәмәсәк учакка…
-Кешегә санарлармы, ул чакта?!
Юк-бар өчен әгәр кайгырмасак,
Барган юлыбыздан тайпылмасак,
Хөрмәтләсәк ата-ананы,
Дөрес тәрбияләсәк баланы,
Тыелганнан тыелып, гөнаһ кылмый,
Үтсәк безгә биргән араны -
Шунда гына әйтеп була икән,
Без - кешеләр булып калганны!!!
Рушания Әхмәдуллина(Чанышева)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев