Зирекле авыл китапханәсендә «Бөек Гүзәл Россия» дип исемләнгән күргәзмә - әңгәмә оештырылган, ул Россия көненә багышланган
Күргәзмәдә борынгы заманнардан башлап безнең чорга кадәрге Россия тарихы буенча китаплар, илебезнең героик үткәннәре, бөек россиялеләр һәм аларның казанышлары турында сөйләүче энциклопедияләр һәм белешмәлекләр тәкъдим ителгән.
Биредә урын алган төрле китаплардан Россия территориясендәге зур шәһәрләрдә һәм кечкенә генә авылларда яшәүче халыклар, аларның традицияләре һәм гөреф-гадәтләре турында белеп булган. Чараны илебез символикасы - әләм, гимн, герб, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин портреты тулыландырган. Китапханәче күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларга күзәтү үткәргән.
Зирекле лицееның мәктәп яны лагерына йөрүче балалар барлык авылдашларын асфальтка матур рәсемнәр төшереп котлаганнар, шулай ук Россия флаглары белән велоузыш та үткәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев