Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зирекле фермеры үз бизнесын яхшы алып бара

Соңгы өч елда районның 18 фермеры 55 млн. сумнан артык грант алган.

Грантлар «Яңа эш башлаучы фермер», «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» һәм «Агростартап» программалары буенча бирелде. Әлеге программалар алдагы елларда да дәвам итәчәк.

-Авыл хуҗалыгы бизнесы белән шөгыльләнүче барлык фермерлар үзләренең бизнес-планнарында күрсәтелгән тулы җитештерү куәтенә чыктылар, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Леонид Богомолов. - Әлбәттә, мин монда агымдагы елда грант алучыларны кертмим, алар әлегә биналар төзиләр, техника һәм терлек сатып алалар.

«Яңа эш башлаучы фермер» программасы буенча Зирекле авылыннан Самат Вәлиуллин 2018 елның көзендә 3 млн.сум күләмендә грант алган.  Аның бизнес-планында 50 баш МЭТ үстерү һәм өч эш урыны булдыру күрсәтелгән иде.

Без Самат Вәлиуллин белән аның фермасында очраштык һәм аның авыл хуҗалыгы бизнесы белән шөгыльләнергә ничек карар итүе турында сөйләвен сорадык.

- Мин 2018 елга кадәр Түбән Камада яшәдем. Заводта төрле җитәкче вазыйфаларны башкардым.   Зиреклегә, туганнарым янына еш  кайттым, - дип сөйләде ул. - Ул вакытта  хатынымның әтисе  Мансур Мөбәракшин фермерлык белән шөгыльләнә иде, аңа булышканда үзем дә кызыксынып киттем . Хатыным белән икәү (ул белгечлеге буенча хисапчы) бизнес-проект төзедек һәм «Яңа эш башлаучы фермер» программасы буенча 3 млн.сум күләмендә грант оттык.

- Башлау авыр идеме?

- Әйе, җиңел булмады. Әмма туганнарым ярдәмендә һәм үземнең максатчанлыгым аркасында эшебез башланып китте. 35 гектар җирне рәсмиләштердек (авылдашларымнан пай җирләре сатып алдым), ферма төзедек, симменталь токымлы яшь МЭТ, МТЗ-82 тракторы, КамАЗ машинасы, асылмалы җиһазлар (чапкыч, кабарткыч, җыйгыч пресс), тегермән һәм зур суыткыч сатып алдык. Әлбәттә, боларның бөтенесенә грант акчасы җитмәде, тупланган акчаларны да керттек.

- Грант алганнан соң ике ел узды, хәзер эшләр ничек бара?

- Агымдагы елның мартында тулы җитештерү куәтенә чыктык. Бүген симертүдә 50 баштан артык МЭТ бар. Печәнне җитәрлек әзерләдек, ә бөртек фуражын җирле фермерлардан сатып алабыз (киләчәктә бөртекле культураларны да үстерү планыбыз бар, ә әлегә җирнең барлык 35 гектарына күпьеллык үләннәр чәчелгән).

Якын арада Казанда узачак ярминкәдә үз итебезне сатачакбыз –симертелгән терлекләребез бар бит.

- Бизнес-проект буенча сез шулай ук өч эш урыны да булдырырга тиеш идегез.

- Әйе, бу шарт та үтәлде. Миндә бер тракторчы һәм ике терлекче эшли, мин үзем дә кирәк вакытта трактор яки машина руле артына утырам. Гаиләм дә булыша - өлкән улым (ул булачак табиб, институтта белем ала), ә хатыным исәп-хисап эшләрен алып бара. Эшчеләргә хезмәт хакын вакытында түлибез.

 Самат Вәлиуллинның ферма территориясе әйбәт койма белән әйләндереп алынган, биредә, фермадан тыш, җәйге киртә абзарлар, склад бинасы һәм терлекчеләр өчен уңайлы, чиста һәм җылы өй төзелгән.

Киләчәктә фермер шул юнәлештә җитештерүне киңәйтергә, шулай ук нәселле таналар сата башларга уйлый. Шушы көннәрдә тагын бер партия бозаулар алып кайткан.

Шәһәрне авылга алыштыруга үкенмиме, дигән сорауга Самат Мотыйгулла улы болай дип җавап бирде: - Бер дә үкенмим, мин бит авылда туып-үскән, авыл хезмәтен беләм. Беренчедән, яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итүләре өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәтлемен, икенчедән, үз эшеңне башларга куркырга кирәкми, теләгең булса һәм тырышсаң, авыл җирендә яхшы гына яшәп, акча эшләп була.

Самат Вәлиуллин үз фермасында. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев