Зирекле лицееның мәктәп яны лагерында егерменче көн эмоцияләргә бай булган
Балаларның Петропавел Бистәсенә гадәти булмаган экскурсиясе
20 июньдә Зирекле лицееның мәктәп яны лагерына йөрүче балалар Петропавел Бистәсенә гадәти булмаган экскурсиягә барганнар. Бу авылда балаларның ниләр күргәннәре турында лагерь начальнигы Фәния Зарипова сөйләде.
«Башта балалар татар ат заводында булдылар. Ат заводы начальнигы Николай Скоков аларга заводның барлыкка килүе, Россия һәм Татарстан ат ярышларында нинди казанышлар һәм призлар яулануы турында сөйләде. Шулай ук ул балаларны атаклы Орлов токымлы атлар белән таныштырды. Балалар атлар һәм тайларны карадылар, ат абзарында булдылар һәм кайберләре, хәтта атларны сыйпадылар һәм ашаттылар да әле.

Экскурсия кызыклы һәм файдалы үтте. Балалар өчен бу көн үзенең матур тәэсирләре белән истә калды, алар бер-бер артлы төрле сорауларын бирделәр. Укытучыларга һәм балаларга ат заводы буенча экскурсия бик ошады. Без Николай Скоковка экскурсия һәм аның безнең районда атчылыкны үстерү буенча зур күләмле эшләр башкарганы өчен рәхмәт белдердек, аңа алга таба уңышлар теләдек.

Экскурсиянең икенче өлешендә балалар „Сарманов ключ“ чишмәсендә булдылар. Петропавел мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары Римма Белькова балаларга чишмәнең барлыкка килү тарихын сөйләде.

Шулай ук балалар Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәлен карадылар һәм Советлар Союзы Герое, Петропавел Бистәсендә туып-үскән сугышта катнашучы Ф. П. Савельев турында кызыксынып тыңладылар.

Экскурсия ахырында ике мәктәптә укучы балаларның дусларча очрашуы булды. Алар бергә уйнадылар, биеделәр, үз сәләтләрен күрсәттеләр, мәктәп буйлап экскурсия үткәрделәр, чәй эчтеләр.
Әлеге очрашудан соң балаларның дуслыгы тагын да ныгыр, дип уйлыйбыз.

Алар чараны оештыручыларга җылы кабул итүләре, вакыйгаларга бай программа һәм кызыклы экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев