Зирекле лицее укучысы конференция призеры булган
Яңа Чишмә муниципаль районының башлангыч мәктәп укучылары «Юннат-2021» дип исемләнгән Республика фәнни-гамәли экологик конференциясендә катнашканнар.
Конференция Яр Чаллы шәһәренең 4 нче балалар экология-биология үзәге тарафыннан оештырылган. 2021 елның 22-24 мартында катнашучылар үз проектларын on-line режимда яклаганнар (ZOOM платформасы). Зирекле лицее укучысы Ильяс Зәмилов үзенең «Искиткеч шикәр» проекты презентациясе белән чыгыш ясаган (проект җитәкчесе Г.И. Сөләйманова) һәм әлеге конференция призеры булган. Ильясны җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңа җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев