Зур гаиләдә мәшәкатьләр дә җиңел хәл ителә
Яңа Чишмәдән күп балалы ана Екатерина Никифорованың гаиләсендә күптән түгел 11 нче сабый дөньяга туган.
Гаиләдә яшь сабый - малай туган, аңа Захар дип исем кушканнар. Екатерина белән Григорий гаиләсендә тугыз уртак бала тәрбияләнә, шул ук вакытта Екатеринаның беренче никахыннан да ике баласы бар. Өлкән кызлары Викториягә инде 21 яшь һәм ул күптән түгел генә кияүгә чыккан, хәзер әти-әнисеннән аерым яши.
Үз оясын эзләп
Никифоровлар гаиләсе районда 2011 елдан бирле яши. Екатерина белән Григорий тумышлары белән Ульяновскидан. Бирегә иренең әти-әнисе артыннан күчеп килгәннәр, каенатасы Чирмешән районының Элмәле авылында туып үскән. Әти-әниләре яшь гаиләгә Новопоселенная Лебедка авылында йорт сатып алганнар, анда Григорий белән Екатеринаның беренче уртак балалары Анюта туган. Әмма яшьләрнең күңеле шәһәргә тарткан һәм алар өч бала белән Самарага киткәннәр. Олежек белән Варвара инде шунда туганнар. Шәһәрдә Екатерина 10 ел дәвамында ресторанда идарәче булып эшләгән.
Каенатасы белән каенанасы Петропавел Бистәсенә күченгәннән соң, оныклары янәшәрәк булсыннар өчен улларын һәм киленнәрен кире кайтарырга карар кылганнар. Екатеринаның каенатасы аларга Волчья Бистәсендә йорт сатып алган. Анда тагын биш бала туган.
Гаилә арта барган һәм район хакимияте күп балалы ата-анага Яңа Чишмәнең «Көнбатыш» микрорайнында йорт бүлеп биргән. 74 кв.метрлы йорт капиталь ремонтланган, кайнар су һәм газ кертелгән (ике контурлы казан). Биредә аш, кунак бүлмәләре, ванна, бәдрәф бар. Гаиләдән аренда өчен дә, соцнайм өчен дә түләү алынмый.
- Бу безнең өчен бик зур ярдәм, без коммуналь хезмәтләрдән кала берни өчен дә түләмибез, - ди Екатерина. - Моның өчен район башлыгы Вячеслав Михайловичка зур рәхмәт.
Моннан тыш, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күп балалы гаиләләргә ярдәм итү республика программасы буенча Никифоровлар өчен Казанда 4 фатир бүлеп бирелгән. Өч бүлмәле ике һәм бер бүлмәле ике фатир 2025 елда «Салават күпере» ТКдагы бер йортта файдалануга тапшырылачак. Екатерина һәм аның ире фатирларның берсен (бер бүлмәлене) сатарга ниятлиләр, чөнки Яңа Чишмәдә яки Чистайда йорт сатып алырга җыеналар. Бу Волчья Бистәсендәге йортлары авария хәлендә дип танылу белән бәйле.
Кем нәрсә турында хыяллана
Екатерина бер балага инвалидлык буенча пенсия һәм һәр балага айлык түләүләр ала. Хәзергесе вакытта ул декрет ялында, ә Григорий «Агро-Раздолье»да каравылчы булып эшли.
Олы кызлары да акча эшли. Ул матурлык индустриясендә хезмәт күрсәтә - керфекләр ясый. Бу өлкәдә әле эшли генә башлаган булса да, аның инде үз клиентлары да бар. Тимур белән Олег Чистайда - кадет мәктәбендә укыйлар. 16 яшьлек Тимур хәрби очучы булырга хыяллана, ә энесе танклар ярата һәм Казан танк училищесына укырга керәчәк.
14 яшьлек Анюта, 11 яшьлек Варвара һәм 9 яшьлек Ангелина киләчәктә кем булачакларын әлегә төгәл белмиләр. Әниләре аларны карар кылуда ашыктырмый. Хәзер алар әниләренә өйдә булышалар һәм кечкенә эне-сеңелләрен карашалар: Андрюша быел мәктәпкә укырга керәчәк (бөтен алфавитны белә инде), нәни Валяга - 5 яшь, Лёняга - өч яшь, Коляга - бер яшь тә алты ай, Захарга - нибары 4 кенә ай.
Григорий һәм Екатерина үскән гаиләләрдә икешәр генә бала булган, ләкин Екатерина үзе күп бала табарга булган, чөнки балаларны бик ярата. «Зур гаиләдәге мәшәкатьләрне мин авырлык белән кабул итмим, киресенчә, бездә бик тә күңелле», - ди ул.
Мини-балалар бакчасында тик тормыйлар
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны балалар бакчасына әти-әни йөртми. -Нигә?,- дип гаҗәпләнә Екатерина. - Безнең үз өебез дә мини-балалар бакчасы кебек бит. Пешекчеләр дә, нянялар да үзебезнекеләр, - дип көлә ул. - Балалар үзара бурычларны үзләре бүлешәләр, аннары, бөтен нәрсәгә өйрәнер өчен, алышыналар. Кечерәкләре барысын да өлкәннәрдән өйрәнә. Кызлар аш та әзерли алалар, коймак та пешерәләр. Әтиебез мини-бакчада - директор, әни өлкән тәрбияче. Әтиебез, «начальник» булса да, төшке ашны да әзерли, савыт - сабаны да юа, һәр бала янында утыра, дәресләрне аңлата. Петропавел Бистәсендә яшәүче Аня әби өлкән тәрбияченең урынбасары. Әгәр миңа эш белән каядыр китәргә кирәк икән, ул һәрвакыт килеп, оныкларын карап тора, әни кешене тыңларга өйрәтә: «Сез монда кул кушырып утырмагыз!», - ди.
Олы балалар инде әнине сакларга кирәклеген аңлыйлар. Өйдәге эшләрне үз өсләренә алалар, алар әниләренең һәрвакыт ял итүен, күңеле тыныч булуын телиләр.
Өй янындагы зур бакча да буш тормый. Быел бәрәңге, помидор, кыяр, чөгендер, кәбестә, баклажан, борчак, кукуруз, көнбагыш утыртканнар. Ташкабак, кабак, хәтта карбыз, кавын да бар. Кыскасы, күңел теләгән бар нәрсә дә бар. Балалар үсемлекләрне үзләре карый, бигрәк тә Олежек. «Әни, син чыкма, мин үзем барысын да утыйм, чистартам», - ди. Ангелина спортны ярата, турникта шөгыльләнә. Гаиләдә рәсемнәр бик күп, балалар открыткалар ясыйлар, аннары боларның барысын да кадерләп саклыйлар икән.
«Җәза - 35 тапкыр чүгәләү»
Күршеләр Никифоровларның барлык балалары да әдәпле, диләр, һәрвакыт исәнләшәләр. Күптән түгел Екатерина сигез баласы белән Санкт-Петербургка кызын медицина тикшерүе үтәргә алып барган.
- Берсе дә тегендә-монда йөгереп йөрмәде. Барысы да бергә кулга-кул тотынып йөрделәр. Беркем дә: «Әни, моны ал, тегене ал», - дип сорамады. «Мөмкинлек булса, әни сатып алыр», - диделәр.
Гаиләдәге барлык мәсьәләләрне бергә хәл итәләр. Хәтта иртәнге, кичке һәм төшке ашка нәрсә әзерләргә икәнен дә. Балалар ризык сайлыйлар, фикер алышалар һәм бердәм фикергә киләләр. Иң яратканнары - сыер итеннән умачлы аш.
Екатерина балаларны үз карашларын, үзләренең хаклы булуларын яклый белергә өйрәтә. Һәр баланың үз фикере булырга тиеш дип саный. Аның принцибы - басым ясамаска, үзеңнекен көчләп такмаска. Балалар үзләре шундый кагыйдә уйлап тапкан: әгәр дә аларның берәрсе гаепле икән, мәсәлән, берәр нәрсәне ертса яки берәрсен рәнҗетсә, аңа «җәза» - 35 тапкыр приседание ясарга туры киләчәк.
Табигать кочагында булырга яраталар
Никифоровларның өч мәчесе һәм эте бар, балалар алар белән уйнарга бик яраталар. Эт кайвакыт мондый игътибардан арый һәм алардан кача. Аларның бик яхшы традицияләре бар: 10 көнгә палаткалар белән табигатькә чыгу. Этне алар үзләре белән алалар, мәчеләре Аня әби белән бергә өйдә калалар.
- Рюкзакларга савыт - саба, таба, газ плитәсе салабыз, - дип сөйли Екатерина. - Табигатьтә шашлык та, уха да пешерәбез, балык кыздырабыз. Төрле хәрәкәтчән уеннар уйныйбыз. Безгә биредә Екатерина чишмәсенә бару ошады. Без балачакта әти-әниләребез белән Иделгә (палаткалар белән) походларга йөрдек. Балык тоттык, хәтта урманга гөмбәгә, җиләккә дә бардык. Хәзер үз балаларыбыз белән йөрибез. Бу шундый шәп!
Рәсем астына имза: Екатерина һәм аның биш кече баласы. Фото гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев