Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Оптимизм ул - бөек көч

Бәхетле булыр өчен яшәргә һәм булганына шөкер итәргә генә кирәк.

Яшь әти-әни сөенеп, беренче балаларының дөньяга килүен көткән вакытта, йөклелекне күзәтеп торучы табибта да, үзләрендә дә бернинди шик-борчулар тумый. Вакыты җиткәч, бала дөньяга килә. Акушерканың «Улыгыз туды, котлыйбыз!»- дигән сүзләреннән соң, баланы үлчәргә алып китәләр.
Шуннан сон озакламый, палатага табиб керә, Оля исә сагаеп кала. «Кызганычка каршы, сезнең балагыз авыру туган», - табибның бу сүзе аның өчен көтелмәгән хәбәр була.
Оля улының һәр җирен карап чыга: «Дүрт ягы камил, үзе сәламәт күренә, нәрсә уйлап тапканнар инде!», -дип уйлый ул эченнән. Тик бала тудыру йортыннан чыканда, аңа диагноз күрсәтелгән кәгазьләр бирелә.
Коля, малайга шундый исем кушканнар, сәламәт бала булып күренә. Аның тууына барысы да - әти-әнисе, әбиләре, бигрәк тә бабасы шатлана. Нәни малайның киләчәгенә алар оптимизм белән карыйлар.
«Без беркайчан да аны авыру бала буларак кабул итмәдек. Ничек кенә кыен булмасын, аңа үзебезнең хис-тойгыларыбызны сиздермәскә тырыштык. Бала хәрәкәтләнгән вакытта авырту тоя иде,  ә без  ул ешрак елмайсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек, - ди Коля Улитинның әнисе Оля. - Хастаханәләр, тернәкләндерү үзәкләре, шифаханәләрдә дәваландык, табиблар тарафыннан билгеләнгән барлык нәрсәне даими үтәп бардык, чирне үзебез дә өйрәндек, әмма Коля безнең өчен авыру бала булмады: ул хәрәкәтчән, шат күңелле булып үсте».
Җиде яшендә малайны беренче сыйныфка кабул иткәннәр, дөрес, уку еллары дәвамында ул белемне өйдә алган. Бу уку елы инде соңгысы: тугызынчы сыйныфтан соң ул аттестат алачак.
Яңа Чишмә урта мәктәбе укытучысы Светлана Данилова, Николай Улитинга  математиканы 5 сыйныфтан бирле укыта, укучысы турындагы сүзне белеменә бәя бирүдән түгел, ә аның мәрхәмәтле йөрәге, өлкәннәргә карата игътибарлылыгы һәм кызыксынучанлыгы турында сөйләүдән башлый.
«Дәрес барышында, без физкульт-тәнәфескә тукталабыз, ул Николай  башкаруындагы рус халык җырларына үрелеп бара. Аңарда музыканы ишетү сәләте бар, тавышы да моңлы, ул үзе моны Маша әбисеннән күчкән, ди. Үз фәннәрем буенча (алгебра һәм геометрия) мин аңа бик тә канәгатьләнерлек бәя бирәм. Ул акыллы егет, әмма күп кенә яшьтәшләре кебек үк, бераз ялкауланырга ярата».
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев