Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

«3 яшемдә күземә сынык пычак керде…»

Теләче кызы Фирүзә Мансурова 22 ел инде дөньяны бер күз белән генә күрә. Кызның күзенә 3 яшендә сынган пычак керә.

Ул үзендәге бу кимчелекне онытып та җибәргән инде. Янәшәсендә терәк булган ире Артур, улы Сөләйман бәхетле итә аны. Шуңа да күңелен төшереп, моңаеп утырырга вакыты юк. – Тормышымдагы вакыйгаларны күңел түреннән актарып чыгару җиңел түгел. Әмма башкаларга гыйбрәт булсын өчен, язмышымны сөйләргә булдым, – ди Фирүзә. – Мин – гаиләдә малай урынына туган өченче кыз. Кечкенәдән бик шук булганмын. 3 яшемдә әтигә трактор төзәтешәм дип буталып йөргәндә, күземә сынык пычак керә. 4 яшемнән инде мин бер күз белән яшим. Миңа ул чакта әллә ничә операция ясыйлар. Дүртенчесен бигрәк авыр кичергәнмен. Һәр наркоз саен көчкә аңга килгәнмен. Әниемнең йөрәге ничек түзгәндер? Мин аңа бик рәхмәтле. Ул чакта хастаханәдән кайтып кермәдек. Авылда хезмәт хакы түләнмәгән вакытлар иде. Әни берни сиздермәде. Янымда ятса да, аны ашатмыйлар иде. Ул үзенә дип авылдан сыер мае алып бара иде. Шуны ипигә ягып ашап торды. Балачагым ак халатлы табиблар белән истә калды. Шөкер, авырлыклар артта калып, мин укырга кердем. Катнашмаган бәйгем калмады. Җырлыйм да, олимпиадаларда да җиңәм. Классның иң яхшы укучысы идем. Әмма дүртенчедә укыганда тагын күземә операция ясадылар. Мин бер ел өйдә укыдым. Шушы арада дусларым миннән читләшкән иде. Инвалид, сукыр дигән сүзләр дә ишетә башладым. Бик кыен булды. Мәктәптән бик еш елап кайтканымны әле дә онытмыйм. Әнием сыйныфташларның әниләре белән сөйләшеп карады. Мәктәп алыштырып булмый, Казанда тормыйбыз бит. Бәхетемә, күрше авылдан Илүзә исемле кыз килде. Ул минем якын кешемә әйләнде.

 Рәхәт урын

 Фирүзә тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Казанга китә. Педагогика көллиятенә укырга керә. Менә шушында ул үзен бик бәхетле итеп тоя. Беркем дә көлми, үсендереп кенә торалар. Кызга канатлар куялармыни! Укытучылары мактап кына тора үзен. Ә аңа шул кирәк тә. Тырышып укый, сәхнәдән төшми. – Икенче курста укыганда аниматорлыкка өйрәнергә булдым. Гәүһәр исемле кыз белән дуслаштык та, бәйрәмнәр уздыра башладык. Кечкенә гәүдәле ике кыз бәйрәмнәр оештыра башладык. Заказларыбыз да артып кына торды. Олылар өчен дә мәҗлес үткәрүдән курыкмадык, – ди ул. Дүртенче курста укыганда ул булачак ире белән таныша. Фирүзәнең Артурга әйткән беренче сүзе – «бер күзем күрми». Егет тә вакланып тормый: «Чүп кенә нәрсә бу», – дип җавап кайтара. Алар интернетта таныша. Фирүзә егеткә юри генә язып карый. Озак та үтми, арада мәхәббәт утлары кабына. Язышуларны очрашу алыштыра. Кыз да, егет тә бер-берсен ошатып, гашыйк булалар. 6 ай дигәндә Артур Фирүзәнең кулын сорый. Тик кыз ашыкмый. Ярты елдан күкләрдә язылган никах җирдә дә укыла. – 2018 ел иде бу. Аллаһы Тәгалә бәхетен дә бирде, сынавын да. Минем бик каты башым авырта башлады. Күренмәгән табибым калмады. Нинди генә укол, дарулар эчмәдем. Нишләргә икән дигәндә, мин дин юлын сайладым. Бер көн эчендә башыма яулык та бәйләдем, биш вакыт намаз да укый башладым. Минем белән бергә дингә әтием дә килде. Баш авыртуымны намазга килү өчен бер сәбәптер дип кабул иттем, – ди ул. – Без ул чакта Казанда фатир алырга дип йөри идек. Дингә килгәч, танышларым кредит алуны, риба була, диделәр. Үзем дә әҗәттән куркам мин. Уйладык та, әлегә алмыйча торырга булдык. Берсендә Теләчегә кайткач әнием, монда шундый матур йортлар төзиләр, дип куймасынмы? Безгә шул гына кирәк! Башкортстаннан Казанны яратып яшәргә килгән Артур да ул чакта Теләчедән үзләренә фатир карап йөрүен аңламый да кала. Фирүзәнең дә авылга кайтыр уе булмый. Икесенең дә яхшы эше бар. Ничек инде шәһәрне авылга алыштырасың?! Иртәгесен яшьләр Казанга китә. Ул төнне алар йокламый, кайда яшәү отышлырак дигән сорауга җавап эзли. Иртән икесе дә бер фикергә килә – Теләчегә кайтырга! Аннан Фирүзә авырга узганын белеп ала. Декретка чыгу авылга кайтуны тизләтә. – Сөләйманны авыр күтәрдем. Күзем авыру булгач, гел дарулар салып торырга кирәк иде бит. Мин исә карынымда бала булгач, даруларсыз яшәдем. Шулай итеп, күземә зыян килде. Җитмәсә, соңгы айларда гел ятып кына тордым. Улымны кесарев кисеме белән алдылар. Авыр күтәрү үзенекен итте, улым елак булды, – дип сөйли Фирүзә.

Сынаулар көчлегә бирелә

 Тормышында сынаулар гел кабатланып тора аның. Әмма ул бирешми. Дингә килүе, догалар укуы ярдәм итә. Сөләйманга 3 ай чагында күзенә ашыгыч операция кирәк була. Күп тә үтми, күз эчендәге силикон бозылып, Фирүзәгә тагын бер операция ясыйлар. Әлегә ул бик сакланып кына яши. – Бик теләсәм дә, сәламәтлегем аркасында башка бәби алып кайта алмыйм. Иремнең бик тә кыз сөясе килә килүен…. Бар да Аллаһы Тәгалә кулында. Сынауларның да болай гына бирелмәвен беләм. Алар көчле кешегә бирелә. Мине исә кечкенәдән сәламәт балалар үртәп, кимсетеп көчле итте. Диндә булгач, авырлыкны да җиңел кабул итәсең икән. Чыгу юлларын табасың. Ә менә баштарак кыен иде, – ди Фирүзә. – Кимчелеге булганнар беркайчан да борчылмасын. Миңа кайберәүләр, сипкелем бар, гәүдәм таза, дип язалар. Бу да булдымы инде кайгырыр өчен сәбәп? Мине әти-әнием кечкенәдән, син иң матуры, син иң булганы, дип үсендереп тордылар. Күп нәрсә әти-әнидән тора. Әгәр алар сине авыру итеп кабул итә икән, син үзең дә шуңа ияләнәсең. Киңәшем шул: үзеңне ничек бар, шулай яратырга кирәк. Тышкы кимчелек өчен түгел, күңелдәге кимчелек өчен ояла белсәк иде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев