Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гармунчы Рөстәм Вәлиевнең хатыны: Сагынмаган, юксынмаган көнем юк…

    Быелның октябрь ае ахырында халкыбызның сөекле улы, гармуннарда үзәк өзгеч итеп уйнаучы Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 яшь тулган булыр иде. Ни кызганыч, сөеклебезнең бакыйлыкка күчүенә дә җиде ел. Сагынмаган, юксынмаган көнебез юк.

    Мин Рөстәм белән танышканда ул Габдулла Тукай исемендәге филармониядә, бөек җырчыбыз Илһам абый Шакиров бригадасында эшли иде. Минем исә Самара шәһәренең «Ялкынлы яшьлек» ансамбленә йөргән вакытым. Самара егете Рөстәм, җае чыккан саен, туган төбәгенә – әти-әнисе, туганнары янына кайта һәм һәр кайтуында диярлек «Ялкынлы яшьлек»не дә барлап чыга. Мин үзем – Азнакайда үскән кыз, Казанда медицина институтын тәмамлагач, яшь белгеч буларак, юллама белән Самарага җибәрелгән идем. Биюгә хәвәслегем ансамбльгә дә якынайтты. Эштән соң атнага өч тапкыр ансамбльгә килеп, үз телебездә аралашып, җырлап-биеп, канатланып кайта идем. Шулай бер көнне ансамблебез җитәкчесе Илгиз абый Колючев тиздән Самарага Илһам абый Шакиров бригадасы киләчәген әйтте. «Безнең Рөстәм дә кайта, алар белән очрашу оештырачакбыз», – диде.

    Минем исә Илһам абыйның концертына бару күптәнге хыялым иде, шуңа да очрашуны көтеп тормастан, концертка билет алдым. Зал шыгрым тулы. Концерт «Совет Армиясе маршы» белән башланып китте. Илһам абый «Карурман»ны җырлап килеп чыгуга халык дәррәү торып басып, кул чабарга кереште. Өч сәгатькә якын барган концертта моң дәрьясына чумып, туган ягыма кайткандай булдым. Илһам абыйга өч баянчы уйнап торды. Шуларның берсе – Рөстәм белән Илһам абый якыннанрак таныштырды. «Бу егет – сезнең якташыгыз, бик талантлы, тәртипле, белемле егет», – диде ул һәм кулындагы чәчәк бәйләмнәрен аңа тапшырды. Озын буйлы, кабарып торган бөдрә чәчле гармунчы егет исә чәчәкләрен алдагы рәттә утырган ханымга бирде. Бу ханым Рөстәмнең әнисе икән, концертка әти-әнисе, барлык туганнары җыелып килгәннәр. Шул чакта: «Синең булачак ирең менә шушы Рөстәм инде», – дисәләр, мин аптырап калыр идем, чөнки сәхнә кешеләре, профессиональ артистлар минем өчен бөтенләй икенче дөнья кешеләре иде, гәрчә шигырьләр сөйләп, җырлап-биеп, спектакльләрдә уйнап үссәм дә.

    Икенче көнне Илгиз абый вәгъдә иткән очрашу да булды. Очрашу азагында без үз осталыкларыбызны күрсәттек. Очрашу тәмамлангач, иптәш кызым һәм биюче егет белән өчәүләп чыгып киләбез, шунда Рөстәмгә юлыктык. Миңа карап: «Нинди чибәр кыз», – диде дә биюче егеттән: «Синең сеңлеңме әллә?» – дип сорады. «Юк», – дигән җавап бирелде. Икенче көнне ансамбль белән зур автобуска төялеп, Тольятти шәһәренә концерт куярга киттек. Рөстәм дә безнең белән барды. Юлда да, концерт вакытында да ул миңа карап-карап алса да, берни дә дәшмәде, яныма да килмәде. Юлда башка кызлар-егетләр белән уйнап-көлеп, шаярып барганлыгын хәтерлим. Соңыннан әйтүенчә, ул мине шулай күзәткән икән. Кире кайтканда автобуста һич уйламаганда-көтмәгәндә яныма килеп утырды, шуннан танышып-сөйләшеп киттек.

    Рөстәмнең бертуган энесе Ренат та ансамбльдә бии иде, кайбер биюләрне без аның белән парлап та биедек әле, тора-бара: «Абый сиңа сәлам әйтергә кушты», – дип сәламнәр дә җиткерә башлады. Дуслыгыбыз көннән-көн ныгыды, хисләребез кәгазь битләренә төшеп, ике арада хатлар йөри башлады. Рөстәмнең хатларын мин гаиләбез ядкарьләре буларак саклыйм һәм әледән-әле укып, күзләрем яшьләнә. Аларда – яшәү мәгънәсе, тугрылык, киләчәккә өмет.

    Өйләнешергә гаризаны Самара шәһәрендә биргән идек. Ләкин кибетләрдә кытлык заманы, безгә яраклы балдаклар таба алмадык. Балдакларны талонга Чаллы шәһәрендә юнәлттек. Ә балдакка талонны исә Чаллыда язылышканнарга гына бирәләр икән. Без инде бу таләпкә риза идек. Туй исә Самарада Рөстәмнәр өендә узды. Рөстәмнең әти-әнисе, туганнары да мине бик җылы, үз кызлары кебек кабул иттеләр. Аллага шөкер, хәзерге көндә Рөстәмнең әнисе – Һәдия Вәлиулла кызы исән-сау. Аралашып яшибез. Ул миңа яратып «кызым» дип дәшә. Каенанам – көчле рухлы ханым. Күңелендә матур хатирәләрне яңартып, тормыш иптәше Шәрифулла, улы Рөстәм, кызы Гөлфия рухларына догаларын укып гомер итә. Кече улы Ренат һәрвакыт ярдәм итеп тора.

    Улыбыз Ислам, кызыбыз Алиянең үз гаиләләре. Әтиләре аларга һәрвакыт үрнәк булды, гадилеге, кешелеклелеге, ярдәмчеллеге аларга да күчте, оныкларыбызга да күчә бара.

    Рөстәмебез үзеннән матур, җуелмас эз калдырды. Халкыбыз аны, кайда гына гомер итсә дә, зарыгып көтеп алды, соклануын белдереп, рәхмәтләрен әйтеп озатып калды. Сәхнәдә дә, тормышта да матур, бәрәкәтле гомер кичерде.

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: