Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Гөнаһка этәргән сөю

Ахыры. Башы узган санда

Б ала үзе дә кендеккә чорналып туды. Аны тиешенчә чистартып, тикшереп, балалар өчен махсус бүлмәгә салдылар. Әнисе тилмереп арыган, бала тапкач та кузгалырга ярамаганлыктан, станда килеш изрәп йоклый иде. Сәрия елмаеп аңа карады да кире чыгу юлына борылды. Ләкин бер адым да атларга өлгермәде, чебен очкан тавыш та ишетелмәгән бүлмәдә тып-тып тамчы тамганны ишетеп сискәнеп артына борылды һәм секунд эчендә хәлне аңлап алды. Йок лап яткан хатынның өстендә ак простыня, ә идәнгә станнан тып-тып кан тама иде. Кан киткән! Сәрия, яшен тизлеге белән, ярдәмгә ташланды. Аның үз практикасында мондый хәл белән беренче очрашуы иде. Әмма укыганда бу хәл килеп чыга калса ниләр эшләргә кирәк икәнлеген бик яхшылап өйрәттеләр. Хатынның канын туктату җиңел булмады. Төне буе Сәрия ике арада чабулады. Ахыр чиктә җиңүгә ирештеләр. Иртән аны икенче гинеколог алыштырды. Кыз бик нык арыса да, аяклары кызышып сызласа да, бик канәгать иде. Шулай булмый ни, ул бүген балага гына дөньяга килергә түгел, әнисенә дә исән калырга ярдәм итте бит. Шатлыгын яратканы белән уртаклашыйм дип Фәргать бүлмәсенә керсә – ул юк. Йөгерә-йөгерә, Фәнисә бүлмәсенә чапты Сәрия. Шайтан алгыры, анысы да урынында түгел. Аларның тагын бергә, бу юлы Сәриядән башка икәү генә икәнлекләрен аңлап, йөрәге телгәләнде. Ничек бу газаплардан котыла алмыйм соң мин? Нигә һаман Фәргатьне үземнеке итә алмыйм? Шушы сораулар кызның йөрәген кабат тырный-тыр ный йолыкты. Көчхәл белән өенә кайтып егылды ул. Төне буе йокы күрмәгән күзләре авыраеп йомыла, тәне авырая барганын сизеп, караватына ауды. Йокыдан торышка Сәрияне яңа сынау көтә иде. Сынауның да ниндие диген син! Фәргать белән Фәнисә өйләнешәләр икән. Бу хәбәрне кызга Фәнисәнең әнисе җиткерде. Егетнең икенче атнага кыз сорарга киләчәген, туйны бер айдан, юл төшкәч ясаячакларын зур куаныч белән сөйләде ул. «Ходай кушса, булачак оныкларымның кендек әбисе син булырсың», – дип тә өстәргә онытмады. Тыштан горур рәвештә күренгән Сәрия, хатын чыгып китүгә, шартлады. Үзенең ниләр кичерүен берәүгә дә теләмәс иде ул. Ирен-куллары калтырады, аякларының хәле китте, башы әйләнде. Ничек өйләнешәләр? Аның Фәргате өйләнәме? Шашып яраткан кешесе бүтән берәүнең кочагына керәме? Йә, йөрәк, ничек түзәрсең икән син бу хәлләргә? Кыз, калтыранган куллары белән, сулы стаканны ирененә тидерде, бер йотым эчте. Әле кичә генә кеше кадәр кешене үлемнән коткара алган тәвәккәл кыз бүген мескен хәлдә, тыела алмый елый иде. Мизгел эчендә кулындагы стаканы стенага томырылды һәм шуны гына көткән кебек, зур, матур көзге чәлпәрәмә килеп идәнгә коелды. «Бәхетегез дә шушы көзге кебек чәлпәрәмә килсә ярар иде», – дип кабатлады Сәрия, яшь аралаш әрнеп. Билгеләнгән көн тиз килеп җитте. Күршеләр булачак кияү һәм кода-кодагыйның кыз сорарга килүенә әзерләнә. Шатлык лы вакытта кемнеңдер үзләренең куанычларын җимерергә теләвен алар, әлбәттә, күз алларына да китерми иде. Ләкин куа нычларын кисәк юып алдылар, диярсең. Ут капкандай каршы як күрше Нурия йөгереп керде. Керми ни. Булачак кияүне көтеп, шатлыктан аңнары томаланган Фәнисәләр төнлә үзләренә ясалган явызлыкны белмиләр иде шул. Нуриягә ияреп капка төбенә чыккан ата-ана да, булачак кәләш тә лып итеп артларына утырдылар. Капканың тышкы ягын кайсыдыр акылсызы кап- кара буяу белән сылап киткән иде. Фәнисә шашынып еларга тотынды. Оят, адәм хуры булдылар бит. Нинди кара тап. Элек бозык юлда йөргән кешеләрнең өй капкаларын төнлә кап-кара итеп дегет белән буяп китүләрен ул әби- бабасыннан ишетеп белә иде. Ә Фәнисәнең нинди гөнаһы бар? Ул бит беркайчан да туры юлдан тайпылмады, кеше көләрлек оят гамәлләр кылмады, ата-анасы, туганнары йөзенә кызыллык китермәде. Оят иде аңа. Бөтен бәйрәм рухын бозып, бәхетле киләчәгенә кем аяк чалып көлә икән? Кемнән дә шикләнергә белмәде булачак кәләш. Дошманнары да юк кебек, югыйсә. Күрше йортта исә көнчелегеннән, чарасызлыгыннан Сәрия үзен кая куярга белми иде. Фәнисәләр капкасын буяды буявын, ләкин туй кадәр туйны булдырмаслык нәрсә эшли ала соң ул? Аның бәхетле урынын алган Фәнисәне, нинди көчле яратуын аяк астына салып таптаган Фәргатьне күрмәс өчен җир читенә китеп югалыр, яңгыр тамчылары булып җиргә сеңәргә әзер мәле иде. Нишлисең, тормыш дәвам итә. Көн арты көн, атна, айлар, елы да сизелми үтеп китә. Шатлыгы да, хәсрәте дә агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри. Сәрия дә язмышы белән килешергә, йөрәгеннән яшьлек мәхәббәте, хәзер Фәнисәнең ире булган Фәргатьне алып ташларга дигән карарга килде. Аңа бәхет китермәгән, газап утларына салган мондый сөю кирәк түгел иде, билгеле. Йөрәк кенә, ирне күргән саен, урыныннан чыгар булып типте. У рын өстендә әҗәлен көтеп ятучы Сәрия, истәлекләреннән арынып, авыр итеп ыңгырашып куйды. Эх, әнә шул чакта, газап тулы йөрәкне ныклап кулга аласы да, бөтен хисләрне су сибеп сүндерәсе калган икән дә бит! Булмады шул. Уйлары Фәргатьне онытыр га кирәк икәнен төшендерсә дә, акылының гына аны никтер җибәрәсе килмәде. Әй, бүгенге акылы булса Сәриянең! Нинди зур гөнаһ кылып, кеше гомере белән уйнауга кадәр барып җитәр идеме соң ул? Юк, билгеле! ...Ул вакытта Яңа ел җитеп килә иде. Бар дөньясы ап-ак, матур, рәхәт. Иртәгә бәйрәм дип куа нып эштә чыршы да бизәлде, табибларның көлешкән, гөрләшкән тавышларыннан хастаханә шаулап торды. Сәрияләр бүлегендә бүген тыныч. Авырлы хатыннарның күбесе, гариза язып, бәйрәмгә өйләренә кайтып китте. Кичке җидедән соң иптәш кызы да килеп җитте. Өч табиб, бүлмәләренә кереп, чәй эчәргә утырды. Бәйрәм хөрмәтенә дип алган шәраб та өстәл өстенә менеп кунаклады. Өч хезмәттәш шулай Яңа елны башлап җибәрде. Ә берничә сәгатьтән бала тудыру бүлегенә ашыгыч рәвештә авырлы Фәнисәне алып килделәр. Сәрия күрше кызының бала көтүен белә иде, авыр булса да, күңеле белән бу хәлгә әзер иде. Әмма бүген бәйрәм хөрмәтеннән авыз иткән шәраб йөрәгендәге үпкәләрен янә кузгатып җибәрмәсенме! Фәнисәне ул үзе кабул итте. Җайлап, ипләп кенә аны бала табуга әзерлек бүлмәсенә салганнан соң, янә бәйрәм итеп утыручы дус хатыннары янына юнәлде. Кәефе кырылса да, сиздермәде. Коридорда Фәнисәнең авыртуга түзә алмый кычкыруы ишетелгәч тә, тулгак башлануын белә торып, аның янына йөгерергә ашык мады. Берничә сәгатьтән соң гына, стеналарга тотына-тотына үзе ярдәм сорап килгән Фәнисәне күреп, урыныннан кузгалды. Күрше кызын җитәкләп алып: «Бөтен кеше дә шуны кичерә, түз», – дип, аны янә теге бүлмәгә озатты. Юкса күрде бит ул: Фәнисәнең инде суы киткән, тулгак тота. Ярдәм итәсе, авыртуны баса торган укол кадыйсы иде. Юк, жәлләмәде Сәрия яшь хатынны. Соңрак, аның тавышына түзми башлагач, тынычландыра торган укол ясады да янә өстәл артына утырды. Фәнисәнең авыр туы басылды, ул моны шулай булырга тиеш дип уйлады, билгеле. Әмма хатын үзенә дә, баласына да куркыныч янавын аңларлык дәрәҗәдә түгел иде шул. Әз генә йокымсырап киткән Фәнисә эчендә тагын да көчле борулар башланганга уянды. Сәгать төнге өч икән инде, ә табиблар бүлмәсендә һаман тавышлар килә. Күрше кызының хәлен белергә кергән Сәрия, бала табуның бөтен нечкәлекләрен белсә дә, Фәнисәне газаплаудан туктамады. Тикшергән булып, булачак әнинең эчләрен тотып карады һәм шунда гына, миһербаны килеп, калган иптәшләрен ярдәмгә чакырды. Таң беленеп килгәндә, төне буе газапланып тилмергән Фәнисәнең инде көчәнерлек хәле калмаган иде. Сәрия, әлбәттә, кесарев ысулын да куллана ала иде, дуслары да шуны тәкъдим итеп карадылар. Ләкин үчле кыз үз сүзендә нык торды. Хәмердән каны кызган, яраткан кешесе тарафыннан читкә кагылган, үзен рәнҗетелгән итеп тойган Сәрия, көндәшенең газапларын күреп, тамчы да кызгану турында уйламады. Бертуктаусыз Фәнисәне көчәнергә мәҗбүр итте, бар көченә эченә баскалады. Алай да булмагач, янә бәйрәм өстәле янына барып утырды. Инде таң атты. Яктырды. Төне буе газапланган Фәнисәдән кан китте. Аның янына кергән Сәрия бу күренешне күреп тынсыз калды. Мизгел эчендә кайчандыр бала тапканда кан китеп үлә язган, үзе коткарып калган хатынны күз алдына китерде. Нәрсәдер эшләргә кирәк иде. Әмма куллары тыңламады, аяк лары атламады. Фәнисәнең дә тавышы ишетелмәде, ул аңсыз иде. Күп тә үтмәде, операция ярдәмендә дөньяга ир бала туды. Фәргатьнең улы! Ә Фәнисә... Ул инде бу дөньяда юк иде. Баласын сөеп назлый, ирен куандыра алмады яшь хатын, Сәриянең ваемсызлыгы нәтиҗәсендә гомере өзелде. Ф әргатькә әлеге хәбәрне җиткерергә Сәриянең кыюлыгы җитмәде. Шушы төндә үзенең нинди коточкыч җинаять кылуын, кеше кадәр кеше гомеренә төкереп бирүен аңлап үкси-үкси елады ул. Шул минутта гына ниләр кылуын чын йөрәге белән аңлады Сәрия. Йа Раббым Ходаем, ничек шулай килеп чык ты соң, ә? Нинди шайтан котырт ты аны бу эшкә? Мең кат үкенде, мең кат үзен каргады Сәрия, ләкин үз-үзен акларлык сәбәп таба алмады. Калганы барысы да төш күргән сыман барды. Фәнисәне җирләүне дә, аның улына исем кушуны да, кечкенә Фәриткә әни кирәк дип фикер йөртеп, Сәрияне Фәргатькә барырга күндерүләр дә, үзенең көндәшенең урынын алып Фәргать хатыны булып яши башлавын да томан эчендә кебек хәтерли Сәрия. Әйе, үлеп яраткан кешесен тәки үзенеке итте Сәрия. Нинди юллар белән булса да, үзенеке итте. Вәгъдәсендә торды. Ләкин бу вакыйга Сәриянең бөтен тормышын чәлпәрәмә китерде. Ул үзенең мәгънәсез тормышын, юк яратуны аулап яшәвен төшенде. Фәнисә үлгән минуттан алып Фәргатькә булган көчле яратуының тамчысы да калмавын аңлады. Ләкин соң иде шул инде. Бәхетсез булды Сәрия. Яратусыз гомер итте. Фәргатькә, Фәнисәнең якыннарына күтәрелеп карый алмады. Бары нәни Фәрит өчен генә яшәде, аны өрмәгән җиргә дә утыртмады, үз баласыдай якын күрде. Һәм менә бүген үзе үлем көтеп ята ул. Аягына баса алмаячагын белә, чөнки көн саен янына Фәнисә килә. Үзе белән барырга чакыра, кулларын суза. Тизрәк китәсе иде инде. Үткәннәрне уйлый-уйлый газапланып арыды Сәрия. Үзенең кылган гамәлен аклый да, гөнаһы турында кешегә сөйләп, барысының да бәхиллеген сорый да алмый ул. Чөнки гафу итмәячәкләрен белә. Якты гомерендә булган бердәнбер, зур сөюен, бөтен киләчәген җимергән олы гөнаһын уйлый-уйлый, күзләрен мәңгегә йомды Сәрия. Соңгы минутында аның янында булып, үги әнисенең кулларыннан сыйпап утыручы Фәрит исә аның нинди зур серне үзе белән алып киткәнен белмичә әкрен генә елый иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев