Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

«Сиңа мондый бала нигә кирәк?! Алам дисәң, таза-савы беткәнме?»

Гөлнараның тормышын яхшы белгәннәр аның тырышлыгына, сабырлыгына соклана. Бу ханым турында күбрәк белгән саен, үземнең дә бу шәфкатьле, игелекле анага хөрмәтләп баш иясем килде.

Менделеевск шәһәрендә яшәүче Гөлнара үзен гап-гади кешегә саный, сокланырлык берни дә эшләгәнем юк, ди. Ай-һай шулай микән?

«Кыш бабай, сеңел кирәк!»

Бик тә әни буласы килә аның. Бала арбасы тартып йөрүчеләргә бераз гына көнләшеп тә карый. Табигать шулай бит ул – көткәнгә бирми. Үз баласы булмаячагын белгәч тә Казандагы бала тудыру йортына мөрәҗәгать итә. Анда бер булачак ананың сабыеннан баш тартырга җыенунын әйтеп, үзенә әни булырга әзерләнергә кушалар. Көмәнле дип белсеннәр дип, эченә ясалма корсак та куеп йөри бик тә әни буласы килгән Гөлнара. Ләкин 1999 елның 29 гыйнварында баланы алырга дип килсәләр, бирәселәре килми. Бушка бирәселәре килмәгән икән. Акча түләгәч, бирәләр тагын.

Шулай итеп, Роберт атлы ике атналык сабыйның әнисе була Гөлнара. Үзе тапмаганга бер тамчы да сөте булмаган килеш, күкрәк баласын ничек үстергәнен ул үзе һәм бер Ходай гына белә. Ләкин үзе сайлаган язмыш бит – зарланмый. Хәер, зарланса, кем жәлли. Гомерлек яры, тормыш юлдашы булыр дип сайлаган ире дә ышанычны акламый, гаиләдән суына, читләшә. Тора-бара бөтенләй үк ташлап китә… Хәтта уллыкка алынган баладан да баш тарта.

Роберт акыллы малай булып үсә, әнисенең хәлен аңлап, артык җәфаламый. Ләкин үзенең ялгызлыгына эче поша, башка малайлар шикелле курчак кебек бер сеңелнең абыйсы буласы килә аның. Хәтта Кыш бабайга хат та яза бу хакта. «Башта укуың начар дип алмадылар, хәзер яхшы да укыйм инде, барыбер алмыйлар», – дип, әкияти бабайдан ярдәм сорый. Моны белгәч тә Гөлнара ханыма яраткан улының хыялын чынга ашыру өчен, үзенә Кыш бабай булырга туры килә. Документларын җыеп тапшырса да, ярты ел буе бернинди дә хәбәр бирмиләр, дөньяда ятим кызлар бөтенләй калмаган, диярсең. Ләкин алар әниле-уллы көтүләрен һәм хыяллануларын дәвам итәләр. Гөлнараның тагын бер игелекле адым ясарга җыенунын белгән танышлары Алабуга шәһәрендә ятимәләр барлыгын әйтә. Озака сузмый бара Гөлнара Алабугага. Ләкин әллә ялгыш, әллә язмыш, әллә очраклылык, әллә инде өстәге канцелярия башта ук шулай хәл итеп куйган булгандырмы, аны бөтенләй башка сабый янына алып керәләр. Бала караватындагы нәни кызчыкны күргәч тә Гөлнараның күзләрее яшьләнә. Нарасый кызчык үзенең аяклары зәгыйфь булуга да карамастан, караватка тотынып, бер сау аягына басарга тырыша. Егыла, тагын баса. Ә үзе шомырт кебек кара күзләре белән, менә булдырам бит, дигәндәй Гөлнарга карап тора.

Сабыйның бу карашы Гөлнараның бик озак күз алдыннан китми. Тормышка ябышып, яшәргә тырышкан әлеге үҗәт кызчыкны тизрәк алып күкрәгенә кысасы килә. «Башка исән-сауларга гаилә дә, әти-әни дә табылыр – андыйларны теләп алалар. Ә бу нарасый миннән башка беркемгә дә кирәк булмас...» – дип шунда ук дөрес карарга килә. Аннары балалар йорты хезмәткәрләре үзләренең ялгышкан, дөрес бүлмәгә кертмәгәннәрен әйтеп гафу үтенәләр. Ләкин Гөлнара инде бүтән сабыйларны карап та тормый, ул бит үзенең кызчыгын тапты. Аны терелтер өчен кулыннан килгән һәм килмәгәннең барысын да эшләр, исән генә булсыннар.

Карина белән танышканчы Гөлнара бер төш күрә. Аңа бер кыз бирәләр: «Ул сөйләшә белми, алма!» – диләр. Гөлнара төшендә кызны кулына күтәрә һәм бала: «Әни!»– дип кычкырып җибәрә. Ә чынбырлыктагы кызның аяклары авыру була.

«Әйдә аңа уенчык алыйк!»

Сеңеле буласын белгәч, Робертның ничек сөенгәне дә хәтерендә. «Әйдә, әни, аңа уенчык алыйк!» – дигәч кибеткә кереп, булачак абый бер уенчык сайлый. Матур гөмбә, җырлый да белә икән ул: «Урманда яшәп туйдым, синең өеңә кайтам!» – дип җырлый торган бу гөмбә Каринаның иң яраткан уенчыгы була. Мәктәптә укый башлагач, иншаны ул нәкъ шул хакта яза. Абыйсының бүләген кадерләп саклый.

Ләкин аңарчы, өйгә кайтканчы, табиб юлында йөрергә туры килә Гөлнарга. Баланың аягы зәгыйфь, җитмәсә, авырлыгы да алты килога да тартмый – күкрәк баласы кебек кенә. Ә бит инде ул 10 айлык була бу чакта. Тәҗрибәле доктор озак карап торганнан соң вакытның узганын әйтә, бик соң килгәнсез, шулай да нәрсә дә булса эшләп була дип өметләндерә. Ләкин башта: «Моңарчы кайда йөрдегез? Балагызны бөтенләй аяксыз калдыра язгансыз бит, әни кеше!» – дип каты гына ачулана. Гөлнара күз яшьләрен йотып, дәшми. Ярдәм итәргә алынган шәфкать туташы баланың аныкы түгеллеген әйткәч, доктор гафу үтенә, сабый аягына гипс салып җибәрә.

 

Менделеевскида мондый белгечләр юк, шуңа да Гөлнарага кызын алып атнага өч тапкыр Алабугага йөрергә туры килә. Кызчык бит үсә, аягы да үсә. Шуңа гипсны да, махсус аяк киемен дә бик еш алмаштырырга туры килә.

Ул аяк киеме белән кызганыч хәлләр дә була урамда йөргәндә. Сәбәбен белмәгән кешеләр: «Әнисе үзенә матур туфлилар алып кигән, кызын җайсыз аяк киеме белән йөртә», – дип гаепләп карап китәләр, туктап әйтергә дә күп сорамыйлар. Андый вакытларда Гөлнарага тагын күз яшьләрен эчкә йотарга туры килә.

«Сиңа мондый бала нигә кирәк?!”

Танышларының, туганнарының: «Сиңа мондый бала нигә кирәк инде?! Алам дисәң таза-савы беткәнмени?» – дигән сүзләре хәтеренә килә. Ләкин юк, үзенең бу адымы өчен үкенеп түгел, ә киресенчә, яшәвен мәгънәлерәк итәр өчен үзендә яңа көч артуын сизә ул мондый хәлләрдән соң. Сабыеның язмышы өчен тагын да зуррак җаваплылык тоя башлый.

Төнлә йоклаганда да махсус аяк киемен салдырмыйча, табиблар кушканны дөрес үтәп яши торгач, араларында өч операция дә кичергәч, тәмам аякка бастыра бит кызын Гөлнара. Башта кыз тәгәрмәчле арбада йөри, аннары култык таяклары белән атлый. Вакыты җиткәч, мәктәпкә чәчкә тотып, үз аяклары белән бара. Гөлнара аның артыннан тагын күз яшьләрен сөртеп иярә. Билгеле инде, алары гаҗизлектән түгел, ә шатлык-сөенеч яшьләре була.

Хәзер беркемнең дә Каринага мөмкинлекләре чикләнгән бала дип әйтергә теле әйләнмәс. Кыз бию белән дә шөгыльләнә, каратэга, кыяга үрмәләү түгәрәгенә дә йөри. Театр, сәнгатьле уку конкурсларында да җиңә. Сары билбау иясе. Яшелен алырга әзерләнә. Күптән түгел картингны да иярләгән. Казанга ярышка барырга җыеналар.

Бер аягын дәвалап бетергәндә икенче аягының да сау булмавы ачыклана Каринаның. Тагын операцияләр, гипслар. Кабат тәгәрмәчле арба һәм култык таяклары. Шөкер, дус-тату гаиләнең уртак тырышлыгы белән болар барысы да артта кала.

12 октябрьдә Каринаның туган көне – 14 яшь тула, тулы хокуклы Россия гражданины була, Аллаһ боерса. Бер хыялы да бар: паспорт алгач та яңа гаиләсенең фамилиясен һәм яңа әтисенең исемен алырга исәбе. Абыйсы үрнәге. Роберт та үзенең фамилиясен һәм әтисенең исемен үзгәрткән. Ул аны әтисенең туган көненә бүләк итеп эшләгән. Иң зур бүләк шул булган да инде ул көнне.

 

Роберт гомумән, әти-әниләрен сөендереп яшәргә тырыша. Армия хезмәтен исән-сау үтәп кайткач, яраткан Настясы белән тормыш корып җибәргәннәр. Инде тиздән әти-әни булырга әзерләнәләр.

Малаем туса, Альфред кушам, ди. Альфред Робертович була. Ә үзе Роберт Альфредович. «Кем генә булса да, исән-сау дөньяга килсен дә, тигез канатлы булып, әти-әнисен сөендереп үссен!» – ди Гөлнара. Без дә шул теләктә. Иң мөһиме – ятимлек ачысын татымасын!

«Гөмбәнең дә әнисе бар!»

Балалар әти-әниләренә бик рәхмәтле. Беркөнне урманда йөргәндә Карина: «Әни!» - дип кычкырып җибәргән. «Ни булды, кызым?» – дип борчылып янына барса, кызы куш гөмбә тапкан икән.

– Кара әле, әниле-кызлы бит болар! – дип фотога да төшергән. - Гөмбәнең дә әнисе бар, ул бәхетле. Минем дә әнием бар, мин дә бәхетле, – дип кысып-кысып кочаклаган әнисен. Шул чагында Гөлнара уйлап куйган. Әгәр дә 2008 елда тәвәкәлли алмыйча, йә куркып калып, бу сабыйны алмаган булса, язмышлары ничегрәк булыр иде икән? Бәлки, кызны тагын берәр игелекле шәфкатьле җан үзенеке итәр иде. Тик Гөлнара бүгенгедәй бәхетле була алмас иде ул чакта.

Җылыга елан ияләшә, диләр. Барлык җан ияләренә кирәк ул җылы да, наз да. Шуңа да инде Таһировлар өендә биш песи баласы һәм дүрт эт яши. Песи баласының берсен кышкы салкын көнне Карина күтәреп кайткан. Ныклап карасалар, аның да аягы тумыштан зәгыйфь икән. «Әнием, урамда калдырмыйк инде, миңа охшаган бит ул...» - дигән кызы, әнисенең күзләренә карап.

– Барыбызга да урын җитә, – ди Гөлнара. Үз өйләре белән яшиләр бит. Тик менә әлегә газ гына кертелмәгән. Кертергә иде инде аны. Тормыш кырыслыклары, гаделсезлекләре белән бу дөньяда музей экспонаты булырлык бу ханымның күңелен суытмаска иде.

Гөлнара Таһирова үзләренең районында тәрбиягә бала алган гаиләләр клубын да җитәкли. Бик күпләргә җылы сүзе, акыллы киңәше һәм үзенең үрнәге белән ярдәм итә. Районда да бик хөрмәтле ханым.

 Гөлнара шатлыгы белән дә уртаклашты. Каринага Россия бүләген тапшырганнар: ГТО значогының көмешен биргәннәр. Бронзасы булган инде. Ә мин шунда «Гөлнараның үзенә значокның гына түгел, медаль йә орденның алтынын бирергә кирәк!» – дип уйлап куйдым.

Йолдыз Шәрапова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X