Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юлларда иминлек

Пәнҗешәмбе көнне 19 ноябрьдә Яңа Чишмәдә «Тоннель» операциясе узачак

Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторлары чираттагы стандарт рейд үткәрәчәк.

«Бу чираттагы стандарт операция булачак. Юлда йөргәндә үзеңне тыныч хис итү өчен, автомобиль йөртүчеләр рейд вакытында безнең нәрсәгә игътибар итәчәгебезне белергә тиеш, - диде ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция капитаны Евгений Михайлов. – Болар: автомобильнең техник төзеклеге/төзек булмавы; түләнмәгән штрафларның булуы; әйләнештә тыелган әйберләр ташу; документлар булу; пассажирларны (бигрәк тә балалар) ташу; аптечка, авария билгесе һәм сертификаты булган ут сүндергеч булу.

Машина йөртүче белән аралашканда, шоферның сәламәтлек торышы ачыкланачак, шикле кешеләрне алкоголь яки наркотик исереклеге булу-булмауга тикшерәчәкбез, - дип өстәде Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев