Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юлларда иминлек

Юллар имин булырга тиеш

Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча муниципаль программаның үтәлеше турындагы мәсьәлә карап тикшерелде.

Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде. Утырышта ТР буенча ЭЭМ-ның ЮХИДИ Идарәсе начальнигы урынбасары Рөстәм Ибраһимов катнашты.
Юл хәрәкәте иминлеге буенча программаның үтәлеше-барышы турындагы мәгълүмат белән Ринат Фәсахов чыгыш ясады. 2016 елда районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча байтак эш эшләнгән: 1,5 км асфальт юл ремонтланган, 6,2 км юл салынган, аңа комлы вак таш җәелгән, урамнарда һәм юлларда 316 яктырткыч алыштырылган - куелган, урамнарга 136 ясалма тигезсезлек салынган, кышкы чорда юллар карап, чистартып торыла. Чыгыш ясаучы белем бирү учреждениеләре, кайбер учреждениеләр янында "Җәяүлеләр кичүе" ясалуны, район буенча 260 юл билгесе урнаштырылуын, Ленино авылында күпернең төзелеп бетүен (бу да юл хәрәкәте иминлеген арттыруга булышлык итә) билгеләп узды.
Шул ук вакытта район үзәгендәге Урама урамда юлларны яктырту мәсьәләсе хәл ителмәгән кала, Н.П.Лебедкага чаклы юл төзеп бетмәгән, Яңа Чишмә - Черемухово һәм Яңа Чишмә - Архангел Бистәсе юллары параметрларга җавап бирми, шулай ук мәктәп маршрутларында йөрүче автобуслар паркын яңарту зарурлыгы бар.
Агымдагы елга билгеләнгән бурычлар: чокырларны ямау - ремонтлау буенча эшләрне башкару, юл чатларындагы юлларга 5 видеокүзәтү камерасы урнаштыру, юл билгеләре урнаштыруны дәвам итү, ясалма тигезсезлекләрне рәтләү, Яңа Чишмә гимназиясе һәм "Алтын ачкыч" балалар бакчасы тирәсендә юл билгеләре (разметка) һәм җәяүлеләр үтеп йөри торган урыннарны җайга салу.
Утырышта шулай ук районның ЮХИДИ начальнигы Евгений Михайлов информациясе дә тыңланды, ул юллардагы авариялелек буенча 2016 ел нәтиҗәләренә анализ ясады. 2015 ел белән чагыштырганда ЮТҺ саны кимегән, исерек хәлдә руль артына утырган өчен 70 шофер машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда рейдларны еш үткәрә башлаганнар, "Игътибар - балалар!", "Зебра", "Итагатьле шофер" һ.б. акцияләр даими үткәрелә.
РМБ начальнигы урынбасары Гөлфия Сираева укучылар арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы профилактикасы турында хәбәр итте. Барлык мәктәпләрдә дә юл куркынычсызлыгы паспортлары бар, мәктәп автобусларының хәрәкәте җитди контрольдә тора (алар барлыгы 9 һәм алар 16 маршрут буенча йөри), укучылар белән юлларда куркынычсызлык профилактикасы буенча эш алып барыла, әлеге юнәлештә төрле чаралар үткәрелә ("Имин тәгәрмәч", ЮИД (ЮЯИ) отрядларының чыгышлары һ.б.).
Шул ук вакытта укучыларның яктылыкны кире кайтаручы элементлары булган киемнәр белән йөрүләрен тәэмин итәргә (бу исә юлларда балаларның иминлеген шактый арттыра) һәм автобусларның ГЛОНАСС - 112 системасында үтемлелеге буенча мәсьәләне хәл итеп бетерергә кирәк. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча барлык сораулар да мәктәп директорларының көндәлек игътибар үзәгендә булырга тиеш.
Үз чыгышында Рөстәм Ибраһимов, Яңа Чишмә районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча аз эшләнмәгән, бу ЮТҺ саны кимүдә дә күренә, дип билгеләп үтте. Шуның белән бергә, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча бюджет акчаларын тотканда нәкъ менә юлларны, кичүләрне (аркылы чыгу юлы), тукталышларны һ.б. рәтләргә кирәк булган участокларга игътибар итәргә кирәк.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район тыныч, әмма тиешле барлык хезмәтләр дә, бигрәктә мәктәп директорлары, мәктәп автобуслары хәрәкәтен контрольдә тотарга тиешләр. Эш юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүгә килгәндә, ЮХИДИ хезмәтенә дә тагы да катгыйрак һәм таләпчәнрәк булу кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев