Яңа Чишмә ЭЭБ хезмәткәре, табель коралы кулланып, исерек шоферны тоткарлый алган һәм ТР буенча ЭЭМ-ның күкрәккә тага торган билгесе белән бүләкләнгән.
ЭЭМ министры генерал - лейтенант А.В. Хохорин әмере белән аеруча мөһим һәм катлаулы бурычларны үтәгәне, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуда зур өлеш кертүе өчен полиция старшинасы Кадымов Алексей Игоревич "ТР буенча ЭЭМ-да яхшы хезмәт иткән өчен" дигән күкрәккә тага торган билге белән бүләкләнгән.
Исегезгә төшерәбез, 2016 елның декабрь ахырында Яңа Чишмәдә төнге сәгать 10 нар тирәсендә патрульдә торганда юлда торучы патруль тизлекне үзгәртми янәшәдән үтеп киткән автомобильне туктатырга маташкан. Полицейский тәвәккәл һәм законлы эш итеп, ВАЗ автомобиле артыннан барганда кисәтү рәвешендә атып, исерек килеш транспорт белән идарә итүчене тоткарлаган. Шулай итеп, үзе һәм аның пассажиры, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләр өчен куркыныч хәлләрне булдырмый кала алган.
Алексей Кадымов полициядә 2006 елдан бирле хезмәт итә, полициянең Яңа Чишмә бүлекчәсе җитәкчесе тарафыннан ул намуслы, инициативалы хезмәткәр буларак билгеләп үтелә. Өйләнгән, ике бала тәрбияли.
Бу көннәрдә хезмәттәшләре аны лаеклы бүләге белән ихластан котлыйлар.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев