Шешминская новь

Новошешминский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Семья

Хәрби диңгезчеләр бәйрәме

28 июль­дә Се­вас­то­поль­дә Рос­си­я­нең Хәр­би диң­гез фло­ты һәм Ук­ра­и­на фло­ты кө­нен бер­дәм бәй­рәм итү ча­ра­сы бу­лып үт­те, Пре­зи­дент­лар Вла­ди­мир Пу­тин һәм Вик­тор Яну­ко­вич бәй­рәм­нең мәр­тә­бә­ле ку­нак­ла­ры иде.

Се­вас­то­поль­дә диң­гез­че­ләр па­ра­дын­да чы­гыш яса­ган Рә­сәй Пре­зи­ден­ты Вла­ди­мир Пу­тин Рос­сия һәм Ук­ра­и­на хәр­би диң­гез­че­лә­рен һәм ве­те­ран­нар­ны бәй­рәм бе­лән кот­ла­ды.

Се­вас­то­польдә яшәү­че­ләр һәм ку­нак­лар бәй­рәм кө­нен­дә су­гыш­чан ко­рабль­ләр­дә экс­кур­си­я­дә бул­ды­лар, буш­лай Ка­ра диң­гез фло­ты та­ри­хы­на ба­гыш­лан­ган му­зей­ны ка­рап әй­лән­де­ләр.

Кич шә­һәр­нең үзәк мәй­да­нын­да кон­церт бул­ды. Се­вас­то­поль бух­та­сы өс­тен­дә фе­йер­верк җе­мел­дә­де, - Рә­сәй һәм Ук­ра­и­на флот­ла­ры­ның ян­гын сүн­де­рү ко­рабль­лә­ре яр­га якын ки­леп, во­до­мет­ла­рын ка­быз­ды­лар, су­дан фон­тан­нар кү­тә­рел­де.

Бәй­рәм па­ра­дын­да га­дәт­тә­ге­чә 26 ке­ше­дән тор­ган ра­йон де­ле­га­ци­я­се дә кат­наш­ты, аны ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се­нең со­ци­аль мәсь­ә­лә­ләр бу­ен­ча урын­ба­са­ры Ва­лен­ти­на Се­ме­няк җи­тәк­лә­де. Ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов исе­мен­нән "Сә­мум" ко­раб­ле ко­ман­ди­ры Олег Сар­дин­га рәх­мәт ха­ты тап­шы­рыл­ды, хат­та Вя­чес­лав Ми­хай­ло­вич фи­да­карь хез­мәт­лә­ре һәм хәр­би хез­мәт­нең аб­ру­ен кү­тә­рү­гә зур өлеш кер­тү­лә­ре өчен рәх­мәт бел­де­реп, алар­га хәр­би диң­гез хез­мә­тен­дә уңыш­лар, сә­ла­мәт­лек те­лә­гән. Бы­ел ко­рабль эки­па­жы­на ра­йон баш­лы­гы исе­мен­нән спорт җи­һа­зы бү­ләк ител­де, диң­гез­че­ләр өчен па­лу­ба­да кон­церт оеш­ты­рыл­ды, ул бәй­рәм дис­ко­те­ка­сы һәм мат­рос­лар­ның әти-әни­лә­ре хә­зер­лә­гән кич­ке аш бе­лән тә­мам­лан­ды.

Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев