Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Алдынгы сыер савучылар һәм орлыкландыручылар билгеләнде

"Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалының Акъяр бүлекчәсе территориясендә машина белән сыер савучы операторлар һәм көтүне яңарту буенча технологларның ел саен үткәрелә торган район конкурсы үтте.

Конкурс башланганчы җыелган халыкны районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов һәм "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалы җитәкчесе Радик Нуртдинов сәламләде. Алар конкурста катнашучыларга уңышлар теләп, "көчлеләр җиңүгә ирешсен", диделәр.
Сыер савучылар һәм орлыкландыручылар арасындагы ярыш өч өлештән торды. Беренчесе теориягә кагылышлы (билетлар буенча сорауларга җавап бирәсе иде - имтихан кебек), икенче һәм өченче өлешләр гамәли булды. Машина белән сыер саву операторлары саву аппаратын сүтеп-җыюда вакытка һәм машина белән сыер саву технологиясе буенча ярыштылар. Орлыкландыручылар исә шприцларны җыю һәм тутыру буенча (орлыкландыруның харьков алымы) үзара җиңүчене ачыкладылар.
Коймаклар һәм тәм-томнар белән чәй эчеп алганнан соң конкурста катнашучылар ярышка керештеләр. Хөкемдарлар исә ветеринария берләшмәсе начальнигы Евгений Лазарев, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре Энҗе Гинатуллина, Любовь Быстрова, Хәлим Гыйззәтуллин, "Яңа Чишмә" а/ф-ның баш зоотехнигы Ирек Гибадуллин, "Яңа Чишмә" а/ф-да терлекчелек буенча механик Рамил Хәбибуллин, "Яңа Чишмә" а/ф-ның Чаллы Башы бүлекчәсе идарәчесе Илгизәр Сабитов һәм Чистай нәсел предприятиесе белгече Илгизәр Сафиуллиннар булды. Конкурста катнашучыларның сүзләре буенча, арбитрлар җитди һәм гадел "хөкем" чыгардылар.
Ике сәгатькә сузылган ярышлардан соң судьялар коллегиясе сыер савучылар һәм орлыкландыручылар арасында җиңүчеләрне билгеләде. Район башлыгы Вячеслав Козлов конкурста катнашучыларны котлап, тулаем алганда район буенча терлекчеләр өчен хезмәт шартлары яхшыра, дип билгеләп үтте (азык тарату, сөт үткәргечләр механикалаштырылган). Җитәкчеләргә һәм белгечләргә дә шулай ук авыл халкына хезмәт хакларын күтәрү һәм эшләп алган акчаларны тиешенчә түләү турында кайгыртырга, барлык тотып калынган акчалар салым хезмәтенә һәм пенсия фондына күчәргә тиеш. Бу исә киләчәктә лаеклы пенсия алырга мөмкинлек бирәчәк.
Аннан соң тантаналы шартларда бүләкләү чарасы булып үтте. Машина белән сыер савучы операторлар арасында беренче урынны "Архангельское" КФХ-дан Светлана Барсукова яулады, аңа суыткыч сатып алуга сертификат тапшырдылар. "Яңа Чишмә" а/ф-ның Шахмай бүлекчәсеннән тәҗрибәле сыер савучы Җария Гыйльманова икенче урында, ул кечкенә дулкынлы мичкә лаек булды, өченче призлы урында - "Савельев А.А." КФХ-дан Анна Андриевская (ул электр ит тарткычы алды). "Яңа Чишмә а/ф-ның Чаллы Башы бүлекчәсеннән Мәдинә Гавришева, "Вәлиев Ф.Р." КФХ-дан Наталья Воробьева һәм "Кулон" а/ф-дан Наталья Савельева алда атап үтелгән алдынгылардан бик азга гына калыштылар.
Орлыкландыручылар арасында беренче урын "Кулон" а/ф-дан Ольга Коноваловага бирелде, икенче урында "Зубов В.С." КФХ-дан тәҗрибәле Рәхимә Хәертдинова, өченче урында - Фәридә Хамәтҗанова. Аларга да сыер савучыларныкы кебек призлар тапшырылды.
"Яңа Чишмә" а/ф-дан Рафик Гарифуллин, Ришат Вафин һәм Алсу Фагыйзовалар технология буенча яхшы белемнәрен күрсәттеләр.
Конкурста катнашучыларның барысы да һәм хөкемдарлар истәлекле бүләкләр һәм азык-төлекләр җыелмасыннан торган пакетлар алдылар.
Машина белән сыер савучы операторлар һәм көтүне яңарту буенча технологларның июльдә булып үтәчәк республика конкурсында безнең район данын Светлана Барсукова һәм Ольга Коноваловалар яклаячак.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев