Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бишкөнлек алдынгылары

Район авыл хуҗалыгы идарәсе язгы кыр эшләрендә механизаторлар арасында хезмәттәшлек ярышының беренче бишкөнлегенә йомгак ясады.

Чәчүдә һәм культивацияләүдә эш күләме зур булмаганга җиңүчеләр тырмалау һәм тукландыру белән мәшгуль механизаторлар арасында билгеләнде.
"Яңа Чишмә" а/ф-нан Рамил ГЫЙМРАНОВ тукландыруда алдынгы дип танылды, ул "Роса" агрегатында 2271 га уҗымнар һәм күпьеллык үләннәр тукландырган. "Козлова М.И." КФХ-нан Михаил КРЯЖОВ та алдынгы, ул ДТ-75 тракторында 238 га мәйданда тукландыру эшләре башкарган.
Тырмалауда "Яңа Чишмә" КФХ-нан Евгений Кузнецов бишкөнлек алдынгысы, ул Т-150 тракторында 376 га мәйданда дым каплаткан.
Җиңүчеләрнең һәммәсенә кызыл әләмнәр һәм акчалата премия тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев