Экология торышы, аның белән бергә кеше сәламәтлеге дә турыдан-туры әйләнә-тирә мохитнең пычрануына (шул исәптән биологик калдыклар белән дә) бәйле. Үләт базлары нәкъ менә шуңа да даими контрольгә мохтаҗ.
Өч ел элек ТР прокуратурасының пресс-хезмәте Татарстанда санитар - эпидемиология һәм ветеринария законнарында каралган таләпләргә җавап бирмәүче үләт базлары булу ачыклануын хәбәр иткән иде.
Яңа Ч ишмә районы да уңышсыз районнар арасында аталган иде.
Районда хәзер үләт базлары белән бәйле торыш ничегрәк? - шушы сорау белән без районның ветеринария берләшмәсе начальнигы Евгений Лазаревка мөрәҗәгать иттек.
- Хәзергесе вакытта Яңа Чишмә районының торак пунктларында үләт базларының санитар-сак зоналарында билгеләнгән нормаларны тупас бозу очраклары бетерелде. Нәкъ менә: терлек үләксәләре күмелгән территорияләр тотып алынды, чокырларның капкачлары бар, кисәтү аншлаглары урнаштырылды һ.б. Шулай да 19 үләт базын һәм себер түләмәсеннән үлгән терлекләр өчен 8 чокырны тиешле дәрәҗәгә җиткерү өчен эшләр алып барыла әле.
Үткән елда Чуаш Чабаксары, Ленино, Архангел Бистәсе территорияләрендәге үләт базлары капиталь ремонтланды (тик әлегә монда траншеялар юк). Н.П. Лебедкада үләт базы коймасы ремонтланды.
Быел шул ук программа буенча Петропавел Бистәсендәге үләт базы санитар таләпләргә туры китерелде. Бу эшләр быел Красный Октябрьдә, Н.П. Лебедкада, Яңа Иванаевода дәвам итәчәк. Шулай ук Акъярда һәм Әдәмсәдә үләт базлары тирәсе буйлап чокырлар казу һәм алар аша күперләр төзү буенча эшләр башкарылачак.
Әлеге мәсьәлә буенча зур эшләр тора: кайбер торак пунктларда үләт базларының коймалары начар (селкенеп тора), капкалары ябылмый, элмә такталардагы язулар аңлаешлы түгел. Терлек үләксәләрен чокырга түгел, ә аның янына ташлап калдырган очраклар да бар. Шуңа күрә, мөмкинлектән файдаланып, район халкына мөрәҗәгать итәсем килә: үзегезнең, балаларыгыз һәм якыннарыгызның сәламәтлеге хакына үлгән терлекләрне - үләксәләрне төрле төр авырулар таралу чыганагы булып торачак урынга ташлап калдырмагыз.
Биокалдыкларны утильләштерү һәм юкка чыгару буенча кагыйдәләрне үтәгез.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев