Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Сөткә бәяләр, яшь терлекләр сатып алуга субсидияләр, сыерлар лейкозы

2017 елның 5 аенда халыкның хезмәт активлыгы буенча үткән чираттагы киңәшмә АҖ башлыкларына, сөт хәзерләүчеләргә, Совет һәм башкарма комитет бүлекчәләре начальникларына Яңа Чишмә КМС заводы хуҗасының (милекче) алышынуы турында хәбәр итүдән башланды.

Яңа хуҗа заводның сөт хәзерләүчеләр белән хезмәттәшлеген дәвам итәргә ниятли (кирәк чакта үз көчләрен дә җәлеп итәчәкләр), тик бу очракта шәхси эшмәкәрләр КМС заводы һәм шулай ук шәхси йорт хуҗалары белән сөт китерүгә (ташуга) килешү төзергә тиешләр. Район башлыгы Вячеслав Козлов киңәшмә башланыр алдыннан әнә шул хакта сөйләп узды. Үткән киңәшмә беркетмәсендә мини-фермаларда сыерларның баш санын саклау турында пункт бар иде. Аны саклау буенча мини-ферма хуҗаларыннан йөкләмәләр алынган, аларның кайберләре аның җитешсезлеген бетерә башлаганнар. Шушы килешүләр кысаларында 1 июльдә махсус комиссия мини-фермаларда булачак һәм МЭТ-нең баш санын санап чыгачак.
Гыйнвар-майда халык саткан сөт 2336 тонна тәшкил иткән, 2016 елга карата үсеш - 270 тонна (13,1%). Заводка эшкәртүгә дип тапшыру да, шулай ук башка төр сату да арткан. Хәзер райондагы 10 сөт җыючы тарафыннан һәр көнне 20 тоннага якын сөт җыела.
Сөтне сатып алу бәясе - авыр мәсьәлә. Майда КМС заводы сөтне уртача (литрын) 16 сум 93 тиеннән сатып алган (2016 елның маена карата 76 тиенгә күбрәк), 5 айда уртача бәя 20 сум 29 тиен тәшкил иткән (2016 елның гыйнвар-маена карата 2 сум 56 тиенгә күбрәк). Нигездә, сөт 1 сорт белән кабул ителгән, су кушылмаган. Сөт җыючылар тарафыннан сөтнең сыйфатына проба алына (186 проба алынган), бу исә халыкны тәртипкә этәрә, хәер, сөткә су кушу очраклары сирәк булса да булгалый. Бу очракта мондый кешеләрдән баш тарту ШЭ һәм ШЯХ арасында ике яклы килешү нигезендә башкарылырга тиеш. Кызганычка каршы, 15 июньгә халык белән исәп-хисапның уртача бәясе буенча район күрше районнар арасында соңгы урында булган - 15 сум 68 тиен (Чистай районында - 15 сум 91 тиен, ТР буенча - 17 сум). Аксубай һәм Әлки районнарында ике айдан артык исәп-хисап ясауда тоткарлык булуы бераз тынычландыра үзе, бездә исә бу планда хәлләр яхшырак.
ШЯХ-ны үстерүгә халык 41 кредит алган, алар субсидияләнми, аның каравы кредит ставкасы түбән. Тубылгытау һәм Красный Октябрь әлеге күрсәткеч буенча планны арттырып үтәгәннәр. Дүрт АҖ-дә генә бер кредит та алынмаган.
5 ай эчендә ШЯХ-не үстерү программасы буенча, сыерларның баш санын арттырудан кала, барлык пунктлар да үтәлгән, ә ясалма орлыкландыру буенча план 30%ка арттырып үтәлгән. Бу ясалма орлыкландыру буенча ел азагына яңа планкага - 50%ка җиткерүгә стимул бирәчәк.
Җиде авыл җирлегеннән 24 кеше мини-ферма төзелеше программасында катнашу теләге белдергән (1 млн.880 мең сумлык, лимит 1 млн.200 мең сум). 11 кешенең документлары ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырылган, 3 се - документларны эшләп бетерү өчен кире борылган. Лимит күләме районнардагы активлыкка бәйле рәвештә арттыру өчен кире каралырга мөмкин, шуңа күрә программага күбрәк кеше җәлеп итәргә кирәк (ә 8 АҖ бөтенләй дә катнашмый).
Күпләр башмак таналар (20 июньгә 7 ШЯХ) һәм яшь йорт кошлары сатып алуга субсидия бирү программаларыннан файдаландылар. Халыкның счетларына акча килде инде.
Иң актив халык Шахмайда, Яңа Чишмәдә һәм Акбүредә. 20 июньгә яшь кош-корт алуга 94 мең сум субсидия алынган. Субсидия алуга 47 ШЯХ 5260 баш тәкъдим иткән, шуның 1900 башы Яңа Чишмә АҖ-дә.
Субсидия 50 баш кош-корт алсаң бирелә, аны берничә йорт берләшеп тә рәсмиләштерергә мөмкин. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быел программаны 1 июльгә чаклы озайтты. Теләүчеләр күбрәк булса, лимитны арттыру мәсьәләсе дә куелачак. Бигрәк тә быел ШЯХ-да яшь терлекләр, яшь кош-корт сатып алу кимү күзәтелгән вакытта.
Киңәшмәдә зур сөйләшү уяткан мәсьәлә - сыерларда лейкоз авыруы таралу. Кайбер АҖ-дә ШЯХ-дан алынган пробаларга лаборатор анализ ясау лейкозга уңай гематология реакциясе күрсәткән. Андый маллар аерым асралуга күчерелергә, җәмәгать көтүенә кертелмәскә тиеш. Район башлыгы район акчасы хисабына кабат анализлар ясап, ШЯХ-дагы барлык сыерларны тагын бер кат тикшерүне тәкъдим итте. Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Евгений Лазарев, лейкозлы сыерлардан сәламәт бозаулар туа, тик аларга сөтне кайнатып эчерергә кирәк, диде. Буаз авыру сыерның бозаулаганын көтсәң дә, сыерны барыбер тапшырасы. "РФ дә мөгезле эре терлекләрдә лейкоз авыруы буенча профилактика һәм көрәш кагыйдәләре"нә (№ 359, 11 май 1999 ел. 5,1 п.) туры китереп, "Гематология белән авыру сыерларны изоляцияләргә һәм сугымга тапшырырга кирәк". Авыру сыерларның сөтен сөт комбинатына тапшыру һәм халыкка сату тыела. Авыру терлекләрнең ите ит комбинатына промэшкәртүгә тапшырылырга тиеш. - Лейкоз авыруы таралуга юл куймас өчен халыкка терлекләрне ветеринар тикшеренү үткәрмичә сатып алмаска. Районнан һәм республикадан читтә мал-туарны район ветеринария берләшмәсе ул территориядә лейкоз булу-булмау турында сорашып-белешкәч (запрос ясалгач), иминлек расланган очракта гына сатып алырга мөмкин, - диде Вячеслав Козлов.
Ольга Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев