Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Терлекләрне ашату – югары савымның төп шарты

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән булып үткән чираттагы киңәшмәдә агымдагы елның 9 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре каралды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.


Киңәшмә башланыр алдыннан җыелучылар “Закрома” ҖЧҖнең Черемуховодагы сөт комплексында булдылар, ясалма орлыкландыру пункты эше, терлекләрнең тоякларын эшкәртү барышы, терлекләрне ашату һ.б. белән таныштылар.
“Закрома” ҖЧҖ җитәкчесе Рафис Хамадиев хуҗалыктагы эшләр торышы турында сөйләде. Сыерларның баш саны узган елдагыдан күбрәк, савым да югары, сусыл азык җитәрлек күләмдә әзерләнгән (сенаж салу эше әле дәвам итә). Савым сыерларын ашату-баланслаштырылган, өстәмәләр белән (акбур, тоз, аш содасы) өч компонентлы бөртек фуражы, сусыл азык, печән бирәләр. Бүген һәр сыердан 16 шар кг тирәсе сөт савып алалар, ә хуҗалыкта МЭТ 1500 башка якын. Лейкозлы сыерлардан да акрынлап кына котылалар, әгәр берничә ел элек алар 70 % булса, хәзер 7 % тан артмый.
Яшь терлекләрне башка регионнардан кайтаралар, үзләренең сәламәт башмак таналары да байтак, аларны төп көтүгә кертәләр.
Черемухово бүлекчәсендә 80 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 20,5 мең сум тәшкил итә һәм ул сентябрь аена түләнгән.
Шуны да билгеләп үтү кирәктер, комплекста һәрвакыт чиста, территориясендә чәчәкләр үсә, сыерлар да каралган һәм чиста. Хуҗалыкта булган көнне җыелучыларның барысы да бахила киеп ясалма орлыкландыру пунктын, ял бүлмәсен һәм сөт цехын карадылар.
Район башлыгы Вячеслав Козлов баланслаштырылган һәм туклыклы ашату-югары күрсәткечкә ирешүдә төп дәлил. Савым сыерларын сөтен арттырганда сөтне ничек бирүеннән чыгып ашатырга кирәк. Кызганычка каршы, кайбер хуҗалыкларда моңа игътибар итмиләр, ә бу бит аларның үз бизнесы һәм җитәкчеләр продукцияне һәм, әлбәттә инде, акчалата керемне күбрәк алу турында кызыксынырга тиешләр, дип билгеләп үтте. Аннары Черемухово АМЙ да 9 айга йомгак ясалды. Тәфсилле анализ белән район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов чыгыш ясады.
Җитештерү
 күрсәткечләре
МЭТ нең баш саны узган ел белән чагыштырганда 102 % тәшкил итә (15985баш) яки 240 башка күбрәк. Шунысы сөенечле, атлар (113 % – 938 баш) һәм сарыкларның (101 % - 1997 баш) баш саны узган ел дәрәҗәсеннән югары.
- Соңгы вакытларда сарык итенә сорау зур һәм бик югары бәядән, - диде район башлыгы.
Сөт җитештерү 21311 тонна тәшкил итә, бу 2018 ел дәрәҗәсенә карата 103 % (614 тоннага күбрәк). Бу юнәлештә “Агро-Основа” ҖЧҖ дә (плюс 226 тонна), “Зубов А.В.” КФХ да (73 тоннага күбрәк) һәм “Вәлиев Ф.Р.” КФХ да (79 тоннага күбрәк) эш темплары яхшы. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 9 ай нәтиҗәләре буенча барлык хуҗалыклар да сөтне 2018 ел дәрәҗәсеннән күбрәк җитештергәннәр.
Кызганычка каршы, 9 айда хуҗалыклар ит җитештерү буенча начар эшләгәннәр. 1693 тонна ит җитештерелгән, бу 2018 ел дәрәҗәсеннән 139 тоннага азрак.
Шунысы сөендерә, бозаулар үрчеме үткән ел дәрәҗәсеннән югары. Барлыгы 4549 бозау алынган, 2018 ел күрсәткечләреннән 374 башка күбрәк.
Барлык күрсәткечләргә тәфсилле анализ ясаганнан соң Леонид Богомолов хуҗалыклар рейтингын атады. Ул 4 күрсәткечне исәпкә алып төзелгән: МЭТ нең баш саны, тулаем савып алынган сөт, ит җитештерү һәм МЭТ дән үрчем алу (үткән ел дәрәҗәсенә карата). МЭТ нең баш саны арту буенча “Архангельское” КФХ” ҖЧҖ дә – 115 % (җитәкчесе Татьяна Белоглазова), сөт җитештерүдә – фермер Фәргат Вәлиевның (119 %), ит җитештерүдә – фермер Александр Савельевның (112 %), үрчем алуда – фермер Александр Зубовның (142 %) (рәсемдә) күрсәткечләре яхшы. Район башлыгы Вячеслав Козлов аларга Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Икътисадый
күрсәткечләр
Район авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Энҗе Гинатуллина 8 айдагы күрсәткечләр турында хәбәр итте (9 ай өчен мәгълүматлар әлегә әзер түгел).
Акчалата керем 2019 елның 8 ае өчен 575 млн. сум тәшкил итә (2018 елга карата 115 %), шул исәптә 500 млн. сумы терлекчелек тармагына туры килә (шуның 385 млн. сумы – сөт сатудан).
Уртача айлык хезмәт хакы район буенча 18655 сум тәшкил итә. “Закрома” ҖЧҖ дә (20539 сум) һәм “Агро-Основа” ҖЧҖ дә (19612 сум) уртача район күрсәткеченнән югары, “Козлова М.И.” КФХ да – 17842 сум, калганнарында – 13 мең сумнан башлап 15 мең сумга кадәр.
8 ай өчен район хуҗалыклары 16,3 млн. сум керемгә карап салына торган салым (НДФЛ) түләгән. Салымның 57 % тан күбрәге “Агро-Основа” ҖЧҖ өлешенә туры килә (9,3 млн. сум), аннан соң “Закрома” ҖЧҖ (2,6 млн. сум – 16,3 %), “Козлова М.И.” КФХ (1,1 млн. сум – 6,8 %), “Архангельское” КФХ (809 мең сум – 4,9 %), “Игенче” ҖЧҖ (492 мең сум – 3,0 %), “Скоков Н.А.” КФХ (501 мең сум – 3,1 %), калганнарында – 2 % тан башлап һәм аннан да түбәнрәк.
Киңәшмә азагында район башлыгы Вячеслав Козлов терлекчелектәге агымдагы мәсьәләләргә, физик затлар тарафыннан салым түләү, азык әзерләүне төгәлләү (силоска кукуруз) һәм җир пайлары өчен аренда түләүләре (“Закрома” ҖЧҖ дән кала барлык җирдә пай өчен исәп-хисап ясау эше алып барыла, кайбер КФХ лар җир участоклары милекчеләре белән исәп-хисапны төгәлләгәннәр инде) торышына тукталды.
Азат МУСИН

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев