Ярыш алдынгылары
Район авыл хуҗалыгы идарәсендә язгы кыр эшләрендә механизаторларның хезмәт ярышының беренче бишкөнлегенә йомгак ясалды.
Уҗымнар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда “Агро-Основа“ ҖЧҖ-дән Рамил Гимранов (“РОСА“ агрегатында 2445 га тукландырган) һәм “Вәлиев Ф.Р.“ КФХ-дан Виктор Патренкин (СЗП чәчү агрегаты белән МТЗ-1221 дә 220 га тукландырган) алдынгылар дип танылган.
Туңга сөрелгән җирләрне, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауда “Архангельское“ КФХ-дан Олег Панков (1003 га) һәм “Агро-Основа“ ҖЧҖ-дән Раил Хәлиуллин (661 га) бишкөнлек алдынгылары булган.
Культивацияләүдә “Скоков Н.А.“ КФХ-дан Александр УШАКОВ бишкөнлектә иң уңган механизатор булган, ул 5 көндә 257 га җир культивацияләгән.
Сабан культуралары чәчүдә “Кулон“ а/ф-дан Владимир МИХАЙЛОВ (372 га) һәм Сергей НАСЕЙКИН (503 га), шулай ук “Вәлиев Ф.Р.“ КФХ-дан Виктор ПАТРЕНКИН (230 га) җиңүчеләр дип танылган.
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов барлык алдынгыларга акчалата премияләр һәм кызыл әләмнәр тапшырдылар.
Рәсемдә: Вячеслав Козлов, Сергей Насейкин һәм “Кулон“ а/ф-ның баш агрономы Илдар Хәбибуллин. Е. Богомолов фотосы.
Бишкөнлек алдынгыларының башка фотоларын безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев