16 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Үзара салым буенча референдум авыл халкының тормышын уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк
Татарстан авылларында үзара салым акчасына юллар ремонтланды, парклар тәртипкә китерелде, диде ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе.
-
18 ноябрьдә - референдум
Хөрмәтле сайлаучылар! Сезне 18 ноябрьдә иртәнге сәгать 7 дән кичке 8 гә (20.00) чаклы Яңа Чишмә муниципаль районының барлык сайлау участокларында үткәреләчәк гражданнардан үзара салым акчасы җыю буенча җирле референдумда тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз.
-
Яңа Чишмәдә хокукый ярдәм көне
2018 елның 20 ноябрендә Яңа Чишмәдә район халкына Хокукый ярдәм көне үтәчәк.
-
Белешмәне күпфункцияле үзәктә алырга була
Пенсия күләме турындагы белешмә пенсионерның керем чыганагын һәм күләмен раслаучы рәсми документ булып тора. Акча күләмен күрсәтүдән тыш, белешмәдә пенсия билгеләү срогы турындагы информация дә була.
-
Күп балалы гаиләләрнең яшәү шартлары тикшерелә
Районда күп балалы һәм социаль – куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең яшәү һәм көнкүреш шартларын тикшерү дәвам итә.Тикшерүләр “Кайгырту” ХСХКҮ белгечләре тарафыннан опекага һәм попечительлек буенча бүлек, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, райгаз, дәүләт янгын күзәтчелеге һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары вәкилләре белән берлектә үткәрелә.
-
Акчалар балалар мәйданчыкларына, урамнарны яктыртуга, паркны төзекләндерүгә юнәлдерелгән
2018 елда Яңа Чишмә АҖ-дә балигъ яшьтәге һәр кешедән үзара салым программасы буенча 250 шәр сум акча җыелган. Барлыгы 440,5 мең сум акча җыелган, республикадан билгеләнгән срокка халыктан җыелган 390 мең сумга 1 млн. 560 мең сум акча кергән, ә 202 кеше акчаны соңлап кына биргән, бу 50500 сум күләмендәге акча 2019 елга күчә, аңа булган субсидия дә 2019 елда киләчәк. Барлыгы 3796 сайлаучыдан 1782 кеше акча биргән (460 кеше ташламага ия).
-
Солдатның туганнары җавап кайтарсын иде
Яңа Чишмә районына Яңа Чишмәдә туып үскән, Бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәлак булган солдатның мәете табылуы турында хәбәр килеп ирешкән. “НовошешминскВкурсе” төркемендә түбәндәге белдерү урнаштырылган:
-
Маша түти барысы белән дә тату яши
Бүген, 16 ноябрьдә Яңа Чишмә Картлар Йортында яшәүче тыл хезмәтчәне Порферьева Мария Фроловнага 90 яшь тула.Аның яшендәге барлык авыл балаларының да бала һәм яшь чаклары охшаш. Бертуктамый эшләгән. Әтиләре һәм балалары өчен эшләгәннәр. Һәр җир кисәге, бер бәрәңге, бер башак та исәптә булган.