20 декабрь 2019 яңалыклары
-
100 яшьлек фронтовик һәм янгын сагы ветераны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан Рәхмәт хаты алды
Бөек Ватан сугышы һәм янгын сагы ветераны Фәррах Хәйретдин улы Хәйретдиновка 28 декабрьдә 101 яшь тулачак.
-
Татарстан Президенты Акъяр авыл җирлеге башлыгына яңа автомобиль ачкычы тапшырды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 19 декабрьдә Казанда Республика авыл җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре башлыкларына 100 яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.
-
Түләүләр күләме билгеле
Районның барлык авыл җирлекләрендә үзара салым акчаларын кертү һәм файдалану мәсьәләләре буенча гражданнар җыеннары узды (ә Яңа Чишмәдә референдум булды).
-
Янгынга каршы режим
Яңа елда бәйрәм чаралары үткәргәндә гражданнарның тормышы һәм сәламәтлеге өчен, шулай ук территорияләрдәге милекләргә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында республикада янгынга каршы режим билгеләнгән.
-
Владимир Нестеров-Әдәмсә авылының алдынгы механизаторы
Яңа Чишмә районының иң яхшы комбайнчыларының берсе - ел саен чәчү һәм урып-җыю эшләрендә алдынгылар рәтендә.
-
Шигырьләре гади һәм мәгънәле
Кулымда 2019 елның декабрендә дөнья күргән халык иҗаты һәм көнкүреше музее һәм аның Шахмайдагы филиалы коллективы эшләгән, тышыннан ук җылылык бөркелеп торган «Рәхмәт сиңа, җаным» шигырьләр китабы, - дип яза редакция почтасына Зирекле музееннан Мидхәт ага Газыймов.
-
Вера һәм аның курчаклары
Яңа Чишмәдә яшәүче Вера Скокова-иҗади кеше, ә кул эше белән 12 яшьтән бирле шөгыльләнә. Кул эшенә аны әбисе Евгения Захаровна өйрәткән. Кечкенәдән оныгына тегү, бәйләү, бизәү кебек эшләргә теләк һәм кызыксыну тәрбияли. 7 сыйныфта ук Вера үзенә итәкләр, пиджаклар, жилетлар тегеп, мәктәпкә киеп йөргән.
-
Яшь боксчы Россия җыелма командасына керде
8-15 декабрь көннәрендә Мәскәүнең “Крылья Советов» спорт комплексында атказанган тренер Б. Н. Греков истәлегенә бокс буенча Бөтенроссия турниры узды. Анда Яңа Чишмә спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Булат Хәйруллин да катнашты.