Игелек һәм мәрхәмәтлелек бәйрәме
15 октябрьдә бөтен дөньядагы мөселман кардәшләребез көтеп алган олуг бәйрәм - Корбан гаетен билгеләп үтте. Бәйрәм көннәрендә мөселманнар мәчетләрдә гает намазлары укыйлар, корбан чалалар, Аллаһтан ил - көннәребезгә иминлек сорыйлар. Әлеге күркәм бәйрәм барыбызны да авыруларга, ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә чакыра. Игелек кылу - бәйрәмнең төп асылы.
Азат МУСИН