Хәйрия
Ярдәменнән ташламый
Уку йортлары ихтыяҗларын кемнеңдер аңлавы һәм ярдәм итәргә тырышу теләге булуы һәрчак сөендерә. Красный Октябрь урта мәктәбе өчен андый кеше - шул авылда туган Сергей Миронов.
Сергей бу авылда әлләни озак яшәмәгән, әти-әнисе Яңа Чишмәгә күченеп киткәч, беренче сыйныфка шунда укырга керә. Мәктәпне тәмамлагач, Чистайдагы авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, аннан соң укуын Казан авыл хуҗалыгы академиясендә дәвам итә. Читтән торып Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлаган һәм хәзергесе вакытта "Шешмаойл" ҖЧҖ-дә баш инженер булып эшли. Байтак еллар Яңа Чишмәдә яшәвенә дә карамастан, Сергей үзенең туган авылын онытмый.
- "Шешмаойл" УК ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Тәхаутдиновка мәктәптән ярдәм сорап бер генә тапкыр мөрәҗәгать итмәделәр һәм безнең сораулар һәрвакытта да уңай хәл ителде. Монда Сергей Миронов зур ярдәм күрсәтте, - дип сөйли мәктәп укытучысы Наталья Нестерова. - Сергей Миронов эшли торган компания безгә спорт инвентаре сатып алуда булышты. Шулай ук мәктәп автобусы өчен гараж төзелешенә һәм шугалакта чишенеп киенү урыны ясаганда кирәк булган махсус техниканы биреп торды. Безгә хезмәт юлыбызда Сергей Николаевич кебек ярдәмчел кеше очравына без бик сөенәбез һәм аның киләчәктә дә мәктәп эшләрендә ярдәм кулы сузуына өметләнәбез һәм ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев