Эшмәкәрләргә зур ярдәм
Шушы көннәрдә "Лизинг-грант" республика конкурсына йомгак ясалды. Безнең районнан тугыз гариза бирелгән булган һәм шуларның җидесе җиңүчеләр исемлегендә. Субсидия сыйфатында алар үз бизнесларын үстерүгә 8,9 млн. сум акча алачак.