Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Сәнгатьнең тылсымлы көче

Ленино авылында Димитрий Солунский чиркәвенә чаң алу һәм монтажлауга акча җыюны күздә тоткан хәйрия концерты ихластан һәм зур тырышлык белән хәзерләнгән иде. Ул исә 12 ноябрьдә РМЙ да тулы зал белән үтте.

-Игелек кылу - тормышыбызның аерылгысыз өлеше, игелек кылу бик гади! Һәрберебез үз хезмәтебез, гамәлебез, уйларыбыз һәм эшләребез белән дөньяны игелеклерәк итә һәм аңа кечкенә генә могҗиза өсти ала, - кичәне алып баручылар аны шушы сүзләр белән башлап җибәрделәр. Бу фикерне район башлыгы урынбасары Надежда Попкова үзенең сәламләү сүзендә дә ассызыклады.

Залда Яңа Чишмә, Ленино авылы халкы гына түгел, башка авыллардан да килгән иделәр.
Өлкәннәр балаларын да алып килгәннәр. Талант, башкару осталыгы, әсәрнең мәгънәсен тапшыра алу, сюжет буенча слайдлар күрсәтү һәр җырга онытылмас образ тудырды. Артистлар бик рухланып чыгыш ясадылар, тамашачыларны да уятып, яшәешнең мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр иттеләр. Кыскасы, сәнгатьнең тылсымлы көче бөтенесен бөтереп алды һәм азаккача җибәрмәде.
Җырларның төп темасы - ышаныч, игелек, шәфкатьлелек, кече Ватаныңа мәхәббәт иде. Җырларның исемнәре үк әйтеп тора: "Молитва", "За тихой рекой", "Белый храм", "Царица небесная", "Деревня моя", "Малая Родина - пристань души", "Над церковными куполами" кебек җырлар чараны ямьләндереп җибәрде. Алар Ирина Слимова, Зинаида Кондеева, Ирина Пучинина, Любовь Коновалова, Ольга Вәлиуллина, Илназ Шәйхетдинов, "Рябинушка" (Черемухово АМЙ), "Рябинушка" (Ленино АМЙ), "Архангельская краса", "Сурэкэ" (Ленино АМЙ), "Зажигай" (РМЙ) ансамбльләре һәм "Селяночка" ветераннар ансамбле башкаруында яңгырады. Концертта балалар да катнашты. "Шешминка" ансамбле үзләренең бик матур бию композицияләрен, ә "Родничок", "Рябинка" вокаль коллективлары шаян җырлар бүләк иттеләр. Балалар башкаруында шулай ук (Якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр) шигырьләр, гитарада (Александр Шилов) кыллы пьеса һәм җыр (Ленинода яшәүчеләр абыйлы-энеле Дима һәм Коля Шаровлар) яңгырады.
Концерт ахырында ТР Рус милли-мәдәни җәмгыятенең Яңа Чишмә бүлекчәсе Советы рәисе Михаил Демидов җыелучыларга изге эштә өлеш кертүләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Ул чыгыш ясаучы коллективларга, аерым башкаручыларга, гомумән, концертны әзерләүдә катнашучыларның барысына да җәмгыятьнең рәхмәт хатларын тапшырды.
Концертны үткәрүдән һәм тамашачылардан җыелган акча күләме 24 мең сум тәшкил иткән, болар бар да кешенең статусына, милләтенә, нинди диндә һәм сәяси карашта булуларына бәйсез рәвештә аларның изге эшкә ихластан керткән өлешләре.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X