Авыл проблемаларын хәл итеп була
24 декабрьдә Зирекле АҖ территориясендә авыл җирлекләре башлыклары узып баручы елга йомгак ясадылар, үзара салым буенча җыелган акчаларны куллану турында гәпләштеләр. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Агымдагы елда алты АҖ-дә авыл җирлекләренең проблемалы мәсьәләләрен хәл итү өчен үзара салым җыю буенча референдум үткәрелде (анда суүткәргеч, юллар, урамнарны яктырту һ.б....