ЯШӘҮ ДӘРТЕ ГЕНӘ ТАШЫП ТОРА ШАЯН, ЗИРӘК, АСЫЛ ЗАТЛАРДАН...
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Яңа Чишмә РМЙ-да "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләп, бәйрәм концерты булды.
Бәйрәм кунаклары төрле һөнәр ияләре: табиблар, педагоглар, мәдәният хезмәткәрләре, тәрбиячеләр, район учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре иде.
Биографияләре сугыш чорында язылган хатын-кызлар мәртәбәле кунаклар буларак чакырылган иделәр. Бу тракторчы хатын-кызлар, алар 17...