Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

15 марттан 1 майга чаклы авыр йөк транспортына хәрәкәт чикләнә

Гомуми кулланышта булган автомобиль юлларының сакланышын тәэмин итү максатларында Яңа Чишмә авылында 15 марттан 1 майга чаклы авыр йөк транспорты хәрәкәтенә чикләү кертелә.

Күчәргә төшкән нагрузка норматив актларда билгеләнгән нормадан арткан транспорт чараларының хәрәкәтенә чик куела. Яңа Чишмә авылындагы автомобиль юллары өчен бу норма бер, ике, өч күчәрле арбаларның һәрбер күчәренә 4,3 һәм 2 тонна тәшкил итә.
Механик транспорт чараларына вакытлыча чикләү кертелгән чорда гомуми кулланышта булган автомобиль юлларында түбәндәге төр транспортка йөрү рөхсәт ителә:
-пассажирлар ташучы җәмәгать транспортына;
-халык өчен катнаш азык, орлык, ашлама, терлек, кош-корт, сыекландырылган газ, сөт, он ташучы транспортка, почта ташучы автомобильләргә;
-туклану продуктлары ташучы махсус транспортка;
-дарулар ташучы автомобильләргә;
-язгы кыр эшләре өчен ягулык-майлау материаллары ташучы автомобильләргә;
-бәла-каза, гадәттән тыш хәлләр чыгу аркасында туган нәтиҗәләрне бетерүдә кулланылучы автотранспортка;
-юл төзү оешмалары өчен битум һәм ягулык-майлау материаллары ташучы автотранспортка.
Барлык автотранспорт чараларының язын хәрәкәтне вакытлыча чикләү чорында күчәргә төшкән нагрузка нормасы билгеләнгән чиктән артса, авыр йөк транспорты саналалар.
Мондый төр транспорт чаралары махсус рөхсәт булган очракта гына хәрәкәт итә алалар.
Тәүлегенә вакытлыча рөхсәт (бер мәртәбә бирелә торган) шәхси автотранспорт өчен 300 сум, оешмалар өчен 600 сум тора.
Авыр йөк транспортының тиешле рөхсәте булмый торып хәрәкәт итүе административ хокук бозу булып санала һәм моның өчен административ җаваплылык карала - ул 500 мең сумга чаклы штраф. Шул ук вакытта законда мондый транспорт чараларын тиешле тәртиптә тоткарлау мөмкинлеге дә каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев