Республика финалына үтте
17 февральдән 17 мартка чаклы Татарстанда "Ел укытучысы", "Рәсәйнең педагог-психологы", "Ел тәрбиячесе", "Ел сыйныф җитәкчесе", "Өстәмә белем бирү педагогы" номинацияләре буенча һөнәри осталык конкурсының зона этаплары узды, шуларның берсе Яңа Чишмә гимназиясендә булды. Безнең район өчен аның нәтиҗәсе уңышлы, дип хәбәр итте безгә Балалар иҗаты үзәге директоры Светлана Мартышова.
Жюри...