Уңай яклар һәм җитешсезлекләр
Районда сәламәтлек саклау тармагы адресына кайчагында өлкән яшьтәге пациентлар тарафыннан ризасызлык (шелтә) белдерелә. 18 декабрьдә Яңа Чишмә РҮХ-дә Наилә Закирова җитәкләгән социаль сәясәт буенча даими комиссиядән бер төркем депутатлар һәм райондагы җәмәгать оешмалары вәкилләре булып киттеләр.
Комиссия РҮХ пациентлары арасында җирле сәламәтлек саклау оешмасына булган дәгъваларны ачыклау максатыннан анкета тутыртты,...