“Сөйгән халкым өчен барсы да“
Хатын-кыз тормышында кискен үзгәрешләр еш булгалый, бу үз теләгең буенча түгел, ә язмыш кушуы белән. Бүгенге язмабыз герое Гөлчәчәк Әхмәтвәлиеваның да 55 ел эчендә гомер юлы әле бер, әле икенче юнәлеш алып, бер мизгелдә текә борылыш ясый.