"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы
2016 елның 28 июнендә Яңа Чишмә районы Мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан вакансияләр ярминкәсе үткәреләчәк. Чарада район предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашачак.
Бөек Ватан сугышы башланганга да 70 елдан артык гомер узган, эзләнү отрядлары сугыш барган җирләрдә әлегәчә хәбәрсез югалган сугышчыларның сөякләрен табалар, яңа исемнәр ачалар.
РҮХ баш табибы Ришат Билалов инициативасы белән һәм яман шеш авырулары белән көрәш елы кысаларында 24 июньдә район үзәгендә велоузыш узачак.
Урамнарны төзекләндерү республика программасы буенча Акбүре авылындагы Карл Маркс урамында вак таш-комлы катнашма түшәү эшләре башланган.
-17 июньдә Зирекле музеена Ленино урта мәктәбе каршында эшләүче җәйге лагерьда ял итүче 15 бала килеп китте, - дип хәбәр итте редакциягә музей директоры Мидхәт Газыймов.
Ленино авылында күп функцияле үзәк (анда 200 урынлы клуб һәм китапханә урнашачак) төзелеше әйбәт темп белән дәвам итә. Төзелеш эшләрен "Төзүче" ҖЧҖ (җитәкчесе Хәлим Билданов) башкара.
0