Ленино авылында күп функцияле үзәк (анда 200 урынлы клуб һәм китапханә урнашачак) төзелеше әйбәт темп белән дәвам итә. Төзелеш эшләрен "Төзүче" ҖЧҖ (җитәкчесе Хәлим Билданов) башкара.
-Хәзергесе вакытта түбә ябу белән мәшгульбез, бәпкәләрне үзебездә ясадык, - дип сөйли прораб Фәнис Әхмәтшин. -Стеналар тулысынча өеп бетерелде, штукатурланды, сантехника белән бәйле эшләр (су, канализация, газ үткәрү) дә төгәлләнде.
Бригадир Сергей Шувалов җитәкчелегендә бизәүчеләр, бригадир Николай Ефимов җитәкчелегендә төзүчеләр эшләрен намус белән бик тырышып башкаралар, сантехника эшләрен сыйфатлы итеп Илфат Айсамов башкара.
-Түбәне төгәлләгәч, идән түшәргә тотынабыз, шушы көннәрдә территорияне төзекләндерә башлыйбыз, декоратив койма өчен секцияләргә заказ бирелде, - дип өстәде Фәнис Әхмәтшин. -Төзү эшләрен төгәлләп объектны 15 августка файдалануга тапшырырга ниятлибез, - дип ышандырды безне ҖЧҖ җитәкчесе Хәлим Билданов.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев