Өргәнчә - матур авыл, кешеләре дусларча мөнәсәбәттә
Өргәнчә авылы Өргәнчә елгасы буйлап, Зирекледән 8 км ераклыкта урнашкан, ә әйләнә-тирәсендә калкулыклар, урманнар. Кайдадыр әлеге калкулыкларда яисә урман буенда Кызыл китапка кертелгән бик тә матур һәм сирәк очрый торган язгы адонис үсемлеге дә үсә.