"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы
Якшәмбе, 25 декабрьдә, безнең районнан сәләтле 16 бала Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында республика чыршы бәйрәмендә катнашачак.
Район башкарма комитеты карары белән Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында бәйрәм фейерверклары оештыруга (җибәрүгә) махсус урыннар билгеләнде.
22 декабрьдә районда финанс-хуҗалык эшчәнлегенә кагылышлы чираттагы киңәшмә булып узды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Борынгы шәһәрчек
Күптән түгел Яңа Чишмәдән Карповларның дус һәм иҗади гаиләсенә Суздаль шәһәрендә узган "Вера. Надежда. Любовь" дип исемләнгән VIII Халыкара гаилә династиясе фестивалендә Татарстан Республикасы данын якларга туры килгән. Яңачишмәлеләр сынатмаганнар - Карповлар фестивальдә мактаулы 2 нче урынны яулаганнар.
0