"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы
12 декабрьдән 18 енә кадәр Татарстан Республикасында яшәүче Үзбәкстан гражданнары Үзбәкстан парламентына сайлауларда ерактан вакытыннан элек катнашачаклар.
10 декабрьдә район мәдәният йортында яңачишмәлеләр өчен бик матур концерт күрсәтелде. Бу чарага бик аз тамашачы килгән булса да, ул бик җылы һәм күңелләрне сөендерерлек иде, чөнки һәр тамашачыга аерым игътибар бирелде.
Билгеле булганча, 2020 елның октябрендә Бөтенроссия халык санын алу узачак. Алда торган халык санын алу кысаларында якын арада үтәлергә тиешле чаралар исемлеге төзелде.
2019 елның 14 декабрендә Зирекле авылында яшәүче хезмәт ветераны, җирле шагыйрә Зәйнәп Хәләф кызына 90 яшь тула. Юбилярның үткән һәм бүгенге тормышы турында Зирекле музее директоры Лидия Лотфуллина сөйли.
Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте ана (гаилә) капиталына сертификат хуҗаларын кисәтә: МСК акчаларын кулга төшерү омтылышлары үзләре артыннан, хәтта җинаять җаваплылыгына да китерергә мөмкин.
0