йорт һәм фатир номерлары булырга тиеш
Билгеле булганча, 2020 елның октябрендә Бөтенроссия халык санын алу узачак. Алда торган халык санын алу кысаларында якын арада үтәлергә тиешле чаралар исемлеге төзелде.
Шуларның иң мөһиме - торак пунктлардагы адреслы хуҗалыкны тиешле тәртипкә туры китерү. Бу-барлык почмактагы йортларда, чатларда урам исемнәре язылган күрсәткечләр, күп фатирлы йортлардагы һәр йортта һәм фатирда төгәл номер билгеләре булу.
Яңа Чишмә буенча, йортларның һәм фатирларның номерларын күрсәтеп, 346 табличка урнаштырырга кирәк. Һәм бу эшне йортларда яшәүчеләр 2020 елның 1 февраленә кадәр үзләре башкарырга тиеш. Шундый ук эш башка авыл җирлекләрендә дә үткәрелергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев