Яңа Чишмәдә А. С. Пушкинны искә алу сәгате узды
10 февраль көнне Яңа Чишмә гимназиясенең үзәк китапханәсендә тугызынчы сыйныф укучылары өчен «Пушкин безнең йөрәкләрдә» дигән әдәби хәтер сәгате үткәрелде. Бу чара аша укучылар бөек рус шагыйрьнең иҗаты, әдәбиятта аның калдырган әдәби мирасы белән таныштылар.