«Аулак өй‑көрәш» бәйгесе: Муса Җәлил иҗаты йөрәкләрдә яңгырады
Быел — истәлекле ел: Татарстанда 2026 ел Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы һәм Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан Чертуш авылында район күләмендә «Ак калфак» оешмасы белән берлектә «Аулак өй‑көрәш» бәйгесе чын бәйрәм булып гөрләде.
Чарага Акьяр, Чертуш, Чаллы Башы, Тубылгытау һәм Шахмай авылларыннан командалар җыелды. Барлык биремнәр дә Муса Җәлилнең иҗаты һәм тормыш юлына багышланган иде, шулай ук кызу һәм мавыктыргыч әдәби көрәш үткәрелде. Иң сөенечле яңалык — бу юлы проектка Тубылгытау авылы яшьләре дә кушылып, бәйгегә яңа сулыш өстәделәр
Яшьләр,бу бәйгенең: мондый форматта узуы ошады.«Аулак өй‑көрәшкә әзерлек вакытында Муса Җәлил иҗатын диярлек тулысынча өйрәндек», — дип уртаклаштылар.
Сәхнә күңелләрне тагын да җылытырлык булды: катнашучылар Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, җыр-бию һәм театраль көчләрен күрсәттеләр. «Бүләгем» шигыреннән «бүләгем» сүзе белән такмаклар әйтеп җырлау белән Акьяр командасы аерылып торды — аларның чыгышы тамашачыларны сокландырды. Шул командада республика дәрәҗәсендәге «Аулак өй»дә катнашкан һәм шигырьләр китабы авторы Миләүшә Халикова активлыгы белән аерылып торды.
Катнашучыларның җавапларын гадел жюри — Җиһангирова Гөлшат һәм Гайнанова Алсу — җентекләп бәяләп барды. Бәйгедә Җәлил иҗатына багышланган атрибутлар да куелган иде: һәр команда үз атрибутына туры килгән шигырьләрне сайлап укып чыгыш ясады.
Нәтиҗәләр: иң күп балл җыйган Акьяр командасы — беренче урында, Чаллы‑башы — икенче, калган командалар — өченче урында. Чараны Чертуш авылы мәдәният йорты директоры Мусина Рәмзия алып барды, ә «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Давлетшина Илсөяр Кыям кызы катнашучыларга җылы теләкләрен җиткереп, диплом һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Муса Җәлилнең каһарманлыгы һәм иҗаты мәңгелек — аның гомере җырга әйләнгән, йөрәкләрдә һәрвакыт яңгырап тора!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев