«Изге Болгар җыены» «КазанФорум-2026» программасына кертелде
Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» тантанасы 17 майда узачак. 2026 елда бәйрәм Казанда 12-17 май көннәрендә узачак «Россия – Ислам дөньясы» XVII халыкара икътисади форумының мәдәни программасына кертелгән.