22нче тапкыр Зирекледә Шигырь бәйрәме узды.
Быел ул Г.Тукайның 140 еллыгына багышланган иде.
Бирегә районның төрле мәктәпләреннән 1-8 сыйныф укучылары җыелды. Алар мәгариф бүлеге үткәргән конкурсның сайлап алу этабын үткән иң-иң яхшы эшләрен - шигырьләр һәм инсценировкалар тәкъдим итте һәм лаеклы бүләкләрен алды.
Бәйрәмдә шулай ук "Бөреләр" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары, шигырь сөючеләр, БТК бүлеге җитәкчесе А. Хәмәтвәлиев, Зирекле музее директоры Л. Лотфуллина, "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы баш мөхәррир урынбасары, шагыйрә Лилия Фәттахова катнашты.
Зиреклегә беренче тапкыр гына килүче балалар музейның бай экспонатлары белән дә танышты.
Нет комментариев