24 октябрь 2012 яңалыклары
-
“Мәктәп-җанымның яртысы”
Яңа Чишмә гимназиясе директоры Татьяна Николаевна Сырованы Яңа Чишмәдә бүген белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Бу мәктәптә ул педагогик хезмәтен 1972 елда тарих укытучысы буларак башлый, аннары 25 елдан артык завуч булып эшли һәм соңгы 7 елда мәктәпне җитәкли. Иртәгә, 27 октябрьдә, Татьяна Николаевна үзенең түгәрәк датасын - юбилеен билгеләп үтә.
-
Һөнәренә тугры калган
Сергей Холин инде менә 36 ел шофер булып эшли. Үз эшен бик ярата һәм майсызландырылган коры сөт заводы коллективында абруй казана.
-
Ракка каршы – бергәләп
23 октябрьдә Яңа Чишмә районы Черемухово Бистәсендәге мәдәният йортында Татарстан республикасының Кама аръягында яшәүче медицина хезмәткәрләренең төбәк конференциясе булып узды. Фәнни-гамәли конференциянең темасы һәммәсе өчен актуаль иде. Күмәкләшеп яман шеш авырулары профилактикасы турында сөйләштеләр.
-
Авыл кешесенең дә тамаша карыйсы килә
Авыл җирендә мәдәният тормышы авыл клубларында һәм китапханәләрдә уздырылган чаралар белән чикләнә. Кемдер Мәдәният йортына ял саен, кемдер аена бер генә бара, кемдер еллар буена өеннән чыкмый. Кешене телевизордан аерып, массакүләм ял итү урынына барырга нәрсә мәҗбүр итә - төрле авылларда халыкка без шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек. Безгә биргән...
-
2012 елның 25 октябрендә Корбан бәйрәме булачак
Мөселман илләренең астрономик обсерваторияләренең фәнни тикшеренүләренә нигезләнеп, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте тоткан хәнәфилек мәзхәбендәге мөселман-дини тәгълиматлар мәктәбенә туры китереп, ТР ТМДН казыйлары Советы тарафыннан ясалган исәпләүләргә караганда, ай календаре буенча Зөлхиҗҗә аеның беренче көне 16 октябрьгә, ә Корбан гаетенең беренче көне 25 октябрьгә туры килә. Исегезгә төшерәбез, Татарстан республикасында Корбан...